|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.12.2022 Шоу-бизнес
Иркә: "Төркемемдәге егетләрем ир-ат эшләрен караштырып торалар..."Мобилизацияләнгән ирен махсус хәрби операциягә озаткан Иркә 3 кызының чыршы төбендә кочаклашып төшкән фотосын урнаштырган. Җырчы болай дип уртаклаша: «Күптән куйганым юк икән бит кызларымның фотосын. Үзләре чыршы куйдылар, үзләре бизәделәр (быелга чыгарып тормыйк, дисәм дә)... «Кыш бабайга» диеп, хат та яздылар, кая илтеп салганнарын гына белми калдым. Ә каян белергә тиеш мин менә хәзер ни сораганнарын?.. Хат «заказчик»ка барып житмәсә, нишлим?
Әтиләре белән элемтәдә торабыз, барсы да әйбәт... Мин ераграк китсәм, минем әнием безнең белән күбрәк тора... Айсылу (Иркәнең олы кызы. – авт.) да кечкенә кызлар белән күбрәк вакытны үткәрергә тырыша... Күршеләрем бик әйбәт, гел җиң сызганып, ярдәм кирәкме, дип кенә торалар... Төркемемдәге егетләрем ир-ат эшләрен караштырып торалар... Болай барсы да әлхәмдүлилләһ... Укытучыларыбызга бик зур рәхмәт һәм сабырлык... Шулай әкрен генә яшәп ятабыз», – дип яза Иркә.
--- |
Иң күп укылган
|