|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.12.2022 Җәмгыять
Илнур Фәйзрахманов: “Ике ай эчендә 25 кг ташламасам, 250 мең сум түләргә тиеш идем"Журналист, “Тәртип” радиосы алып баручысы Илнур Фәйзрахманов күптән түгел үзенең социаль челтәрендә бөтен кешене шаккатырды: “150 кг га җиттем!” — дип язды. Шул турыда сорашырга дип Илнурны редакциягә чакырдым. Бер авырсынмыйча бу хакта сөйләде ул. — Узган ел теземә операция ясатырга кирәк иде. Хастаханәгә баргач, табиб кисәтте: “25 кг ташламасаң, операция ясый алмыйбыз, димәк, квотадан төшеп калачаксыз”, — диде. Квотадан төшеп калсаң, 250 мең сум түләргә кирәк яки тагын еллар буе чират көтәсең. Нәтиҗәдә ике ай эчендә 25 кг ташладым. Бу минем өчен зур стимул булды. Дөресен әйткәндә, хәрәкәтләнү авырлашкан иде. Хәтта машина педаленә басу да проблемага әйләнде.
— Операциядән соң да ябыгуыңны дәвам иттеңме?
— Аннары тагын 25 кг ташладым. Ләкин иң кызганычы — быел июньнән октябрьгә кадәр янә 50 кг җыйдым!
— Ничек алай?
— Әлегә дә баягы, баш мие белән “дус булмау”. Ягъни үземне тынычландыра килдем: “Теләсә кайчан ябыга алам. Бу атнада гына үземә ирек куям да киләсе атнадан башлыйм”. Нәтиҗә — 150 кг авырлык! Менә бу бик куркыныч нәрсә. Әйе, мин чынлап та авырлыкны ташлый алам, моның өчен ашауны гына көйләргә кирәк. 3 ноябрьдә ябыга башладым, бер ай дигәндә 18 кг ны ташладым. Организм шундый — авырлыкны тиз җыям, тиз ташлыйм. Әгәр вакытында үземне кулга алган булсам, хәзер интекмәс идем. Киләсе атнадан башлыйм, дип сузып килүнең нәтиҗәсе инде бу, үзеңне алдау...
— Илнур, ашауны ничек көйлисең?
— Ярамый торган ризыкларны рационнан алып атам: тозлы-борычлы, баллы әйберләр; камыр ризыкларыннан сохарый белән сушки гына; консервланган ризыклар (моңа колбаса да керә); тәмәке, алкоголь кулланмау; майлы, кыздырылган ризык, төрле тәмләткечләр...
— Нәрсә ашыйсың?
— Парда пешкән балык, ярмалар, ташкабак, чөгендер, кишер, җиләк-җимеш. Чөгендер белән кишерне чи килеш тә салат ясап ашыйм. Зәйтүн яки җитен мае кушам. Бәрәңге ярамый, шулай да атнага бер-икене ашыйм.
— Иң зур авырлыгың ничә кг булды?
— 150 кг. Аннан 98 гә калдым һәм кабат 150 кг га мендем. Хәзер — 137 кг.
— Ә иң авыры нәрсә?
— Иң авыры башлау. Җомга, шимбә башлыйм дип уйлыйсың. Көннәр уза, авырлык җыя торасың. Уйладың икән, башларга кирәк, шул ук көнне — кичке ашны ашама. Ябыгу дигәч тә, ул бит ач тору түгел. Көненә 5-6 тапкыр аз-азлап тукланасың. Бары дөрес ризык сайларга кирәк.
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|