|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.12.2022 Җәмгыять
"Ятим бала, ятим ялгыз ирне нинди сүзләр белән юатыйк..."Күзләр тияме соң әллә сезгә, Берәм-берәм китеп барасыз. Җырларыгыз, моңнарыгыз белән Йөрәкләрдә мәңге каласыз... - җырчы Эльмира Сөйләманованың якты истәлегенә багышлап Азнакайдан Халидә Галимов шигырь язган. Күзләр тияме соң әллә сезгә,
Берәм-берәм китеп барасыз.
Җырларыгыз, моңнарыгыз белән
Йөрәкләрдә мәңге каласыз.
Вәсиләкәй, Хәния, инде килеп
Эльмираны бүген югалттык.
Ятим бала, ятим ялгыз ирне
Нинди сүзләр белән юатыйк.
Балан ачылары бүген күздә
Түзеп булмый әче яшьләргә.
Гүзәл хатын, әни, җырчы булып
Яшәргә дә иде, яшәргә.
Әллә инде оҗмахларда бүген
Хур кызлары кимеп калганмы?
Шулар урынына Раббым сезне
Үз хозурларына аламы?
Ышанмыйча әле югалтуга,
Әрнеп сыкрый күңел кыллары.
Сәхнәләрдә балкып нурың калды,
Калды онытылмас җырларың.
Халидә Галимова. Азнакай.
--- |
Иң күп укылган
|