|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.12.2022 Шоу-бизнес
Эльмира Сөләйманова: "Акча биреп, артист булмадым. Мине кимсетергә кемнең хакы бар?!"Эльмира Сөләйманованың якты истәлегенә багышлап, "Ирек мәйданы"нда басылып чыккан әңгәмәдән өзек китерәбез. Җырчы Эльмира Сөләйманова яшьтән җырчы булырга хыяллана. Музыка мәктәбен тәмамлый. Тик Казанга килгәч, консерваториягә укырга керә алмый. Фортепьянода уйный белмәгәне аркасында, кызны кире Чаллыга борып җибәрәләр. Училищеда кассир һөнәрен үзләштерә.
— Авыр чаклар күп булды. Бүген мин бәхетле! Бөтен җирем җитеш, — ди Эльмира. — Берьяктан, Казаннан борылып кайтып, Чаллыда кибеттә эшләп, ирем белән таныштым. Язмыш бу! Икенче яктан, бу юнәлештә укымасам да, "Татарстанның атказанган артисты" исеменә лаек булдым! Барысы да Ходай кулында! Булганыннан аермасын!
— Күңелең йомшак кебек синең?
— Әни гел: “Соңгы ыштаныңны да салып бирергә әзерсең. Алай артык юмарт булырга ярамый”, — ди. Күңелем нечкә. Тиз елыйм, хискә биреләм. Әмма бераз усаллыгым да бар. Соңгы елларда тормыш аеруча өйрәтте. Кайчак юкка да гаеп аталар, рәнҗетәләр. Әтисез, акчасыз үстем, бөтен нәрсәгә үзем ирештем. Кайберәүләр кебек, акча биреп, артист булмадым. Мине кимсетергә кемнең хакы бар?! Бер генә яшибез. Шуны аңламыйлар... Күпме гомеребез калганын бер Ходай белә. Үзара дус булып, күбрәк матур сүзләр әйтешеп, дошманлашмыйча яшәсәк иде дә бит...
— Сине нәрсә куркыта?
— Балалар тыңламый хәзер, безнең буын кебек түгел. Менә кызым да үсмерлек чорына җитте, холкы үзгәрүе сизелә, азрак сөйләшә башлады. Алар өчен куркам. Сабыйларыбыз ялгыш юлга басмыйча, кеше булып үссеннәр.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|