|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.12.2022 Мәдәният
Татарстан продюсерлар берлеге мәдәният министры белән очраштыТатарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Республикасы Продюсерлар Берлеге оештыручылары - берлек рәисе Рифат Фәттахов, идарә әгъзалары Рөстәм Сәрвәров, Айгөл Зәйнуллина, Җәүдәт Гыйльманов белән очрашты. Сүз нигездә республикабызда цивилизацияле музыкаль индустрия булдыру турында барды. Министр Татарстан Продюсерлар берлеге оешуны хуплады, аңа уңышлар теләде. Очрашуда авторлык хокуклары, продюсер - башкаручы мөнәсәбәтләре, бу өлкәдә килеп туган проблемалар да тикшерелде. "Мәсьәлә шактый катлаулы, әмма мин - закон яклы, - диде Ирада Хафизҗановна .- Барлык сораулар да хокукый нигездә хәл ителергә тиеш." Министр һәм продюсерлар уртак хезмәттәшлек турында килеште.
--- |
Иң күп укылган
|