поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.02.2011 Җәмгыять

Яхшылыклар белән танылыйк

Идел буе социология һәм гуманитар фәннәр университеты доценты милләттәшебез Ильяс ШӘКҮРОВның күптән түгел экономика фәннәре докторы таныклыгын алуы турында без "Бердәмлек"тә хәбәр иткән идек инде. Шушы уңайдан без Ильяс Гомәр улы Шәкүров белән очрашып, аның тормышы, шушы үрләрне ничек яулавы турында сөйләштек.

- Ильяс Гомәрович, Сезнең гаилә турында Самарада белмәгән, ишетмәгән татар кешесе калмагандыр, мөгаен. Әниегез Алия Әләветдин кызы гомере буе Тупли мәктәбендә, әтиегез Елховка районы үзәгендә ДОСААФта укыткан, абыегыз Илдар Шәкүров - медицина фәннәре докторы, сеңелегез Равилә – эшмәкәр. Менә инде Сез дә доктор исемен алуга лаек булдыгыз. Бер гаиләдә ике фән докторы булу гадәттән тыш хәл. Тамырларыгыз көчле булгангадыр инде ул?

 

- Әйе, гаиләбез шәҗәрәсе бик кызыклы. Безнең әни Ульян өлкәсендәге Татарские Горенки авылыннан. Аның тамырларын 1678 елга кадәр эзләп таба алдым. Әләветдин бабабыз сугыштан соңгы авыр елларда да җиде баласының дүртесенә югары белем бирә алган. Ул беркайчан да колхозга кермәгән, һәм шуңа күрә хакимият аны яратып бетермәгән. Ә бабайга балаларын укытып чыгару өчен ветеринар булып эшләргә дә, сәүдәгәрлек итәргә дә туры килгән.

 

Әнинең бертуган абыйларының берсе Горенкида озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән. Икенчесе – Бөек Ватан сугышында катнашып, Венгриядәге Балатон күленә кадәр барып җиткән сугыш ветераны. Сугыштан соң да ул авылда фельдшерлык иткән, ә халык аны бик яраткан, чөнки Ибраһим абый фронттан кайтканда трофейга чүпрәк-чапрак түгел, ә бер чемоданына дарулар, икенчесенә медицина инструментлары тутырып алып кайткан булган. Авылдашларын ул 70нче елларга кадәр дарулаган, дип сөйлиләр. Аның дүрт баласының икесе мәктәпне алтын медальгә тәмамлады, барысы да югары белем алып, әле дә бик абруйлы урыннарда хезмәт итәләр.

 

Ә әтинең ата-бабалары чыгышлары буенча Ульян һәм Самара өлкәләре чигендә урнашкан Төгәлбуа һәм Мәсәй авылларыннан. Алар урта хәлле, уңган, булган кешеләр – яхшы өйләрдә яшәгәннәр, йорт тутырып мал асраганнар, ишле гаиләләрен туендырып торырлык акча таба белгәннәр. Революциядән соң күбесен кулакка чыгарып, илебезнең төрле почмакларына сөргәннәр, ә өйләреннән клуб, мәктәп ясаганнар. Димәк, ул өйләр авылда иң яхшылардан булган дип аңлыйм. Хәзер инде шул туганнарыбыз Төркия, Казан, Әстерхан якларында гомер итәләр, үзләре белән аралашып, күрешеп торабыз.

 

Әни, Камышлы педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, Тупли мәктәбенә эшкә урнаша һәм шушы якларга әти-әниләре белән җир эзләп килгән әтиебез белән танышып, алар гаилә корып җибәрәләр.

 

Әниебез бабабызның бе-ренче хатынының бишенче төпчек кызы була. Хатыны вафат булгач, бабай кабат өйләнә, һәм гаиләдә тагын ике балалары туа. Үги ана нинди генә яхшы булса да, балаларга үз әниләрен алмаштыра ал-мый инде, әлбәттә. Шуңадыр да, әниебез безгә, үзенең өч баласына, бөтен күңел җылысын, вакытын, белемен бирергә тырышты. Әле дә хәтерлим, мәктәптән алты дәрес укытып кайткач, ул өйне, йортны тәртипкә китереп, ашарыбызга пешереп, дәрес-ләребезне карап, икенче көнне укытылачак дәресләргә план-нар язып, дәфтәрләр тикшереп бетергәннән соң, без көтеп алган шашка уены башлана иде. “Әни, ач инде күзеңне, синең чират бит”, - дип аны төртеп уятканымны беркайчан да оныта алмам ахырысы. Ул бит шулай безне логик фикер йөртергә, аңыбызны бертуктаусыз үстерергә өйрәт-кәнен үземнең балалар үсә башлагач кына аңладым.

 

Кешенең тормыш рәвеше-нең 80 процентын геннар билгели, диләр бит. Менә шул тамырлар бездә белемгә, фәнгә карата кызыксыну уятканнардыр, дип уйлыйм. Ә калган егерме проценты әниебезнең һәм әтиебезнең йөзенә кызыллык китермәс өчен эшләнгән эшләр. Хәтта әниемә миңа “бишле” билгесе куярга уңайсыз булмасын өчен, татар теленнән иншаларымны өчәр сәгать яза идем. Ә рус теленнән бер сәгать тә җитә иде миңа.

 

Бертуган абыем Илдар - барыбызга да үрнәк булырлык кеше. Ул авылдан 14 яшендә чыгып киткән иде, ә 25 яшендә зур оешманың җитәкчесе булып эшли башлады. Ул инде күптән медицина фәннәре докторы, Самараның Венцек урамында урнашкан Тире һәм венерология авырулары диспансеры белән җитәкчелек итә.

 

- Бертуктаусыз белем үстерү, берничә җирдә эшләү, хәйрия эшләрендә, татар җәмгыяте эшләрендә актив катнашу ялыктыра торгандыр инде?

 

- Әйе, гаилә мондый әтине өйдә еш күрә алмый шул. Шулай да, ике никахтан туган ике кызым да минем тирәдә бөтереләләр, киңәш сорап киләләр, серләре белән уртаклашалар. Алар үзара да бик дус яшиләр. Гаиләдә бар да яхшы булганда, җәмәгать эшләре белән дә, фәнни эшләр белән дә шөгыльләнергә вакыт табып була. Хәер, мин генә түгел, милли җәмәгать эшләре белән шөгыльләнүче шәхесләребезнең күбесе – Вазыйх ага Мөхәммәтшин, Илгиз ага Колючев, Минәхмәт Хәлиуллов, Шамил Баһаутдин, Рифкать Хуҗин һәм башкалар шундый ук тормыш рәвеше алып баралардыр дип уйлыйм.

 

- Татар җәмәгатьчелеге өчен башкара торган эшләрегез турында да сөйләп үтсәгез иде.

 

- Күбесенчә “Яктылык” мәктәбе эшләре белән шөгыльләнәм, чөнки мин аның попечительләр советы рәисе булып торам. Үткән елның ахырында гына мәктәпнең үз сайтын булдырдык, шуның белән татар мәктәбе тормышы белән кызыксынучылар саны артып китәр, дип уйлыйбыз.

 

Мәктәпнең янкормасы тө-зелеп беткәч, үз акчама күп газеталарда рекламалар, мәка-ләләр бастырдым. Нәтиҗәдә мәктәптә балалар санын 400гә кадәр җиткерә алдык. Татар теле олимпиадаларында, викториналарда катнашучы балаларның юл чыгымнарын үз өстемә алам, җиңүчеләргә грантлар биреп торам. Эшлим дигән кешегә эш җитә ул.

 

- Яхшы укыган өчен акча биреп тору балаларны бозмыймы соң?

 

- Банкир буларак, олылар балаларны акча тотарга өй-рәтергә тиеш, дип саныйм. Совет заманы кешеләре ак-ча белән бөтенләй эш итә белмиләр иде бит. Булмагач, ничек өйрәнсен инде: бер өй, бер сыер, бер мотоциклны ничек бүлсәң дә, бүленми шул ул. Ә хәзер мөмкинлекләр зур. Килгән акчаңны үстереп тә, уйнау автоматларына тыгып бетереп тә була. Шуңа күрә балаларны икътисад культурасына бала-чактан өйрәтергә кирәк. Мә-сәлән, “Яктылык” мәктәбе укучысы яхшы укыганы өчен өенә берникадәр сумма акча алып кайтты ди. Әнисе аңа: “Сеңелеңә дару алырга кирәк иде”, - дисә, бала уйлана башлый: мороженое-туңдырма алыргамы, әллә гаиләгә яхшылык эшләп, акчаны даруга тотаргамы? Шулай бала акчаны уртак оекка җыярга, кирәкле эшкә тотарга, башкалар турында да уйларга өйрәнә. Баланы караватта аркылы ятканда ук тәрбияләргә кирәк дип юкка гына әйтми халык.

 

- Татар яшьләренең татар тормышыннан читләшә баруы Сездә борчу уятамы, әллә глобальләшү чорында моны гадәти хәл дип саныйсызмы?

 

- Гаилә, мәктәп һәм мәчет үз эшен тиешле дәрәҗәдә эшләп бетермәгәнлектән киләдер бу, дип уйлыйм. Әле “Яктылык” мәктәбендә укытучы булып эшләгән чорда (хәзер ул өлкә мәгариф министрлыгының белгече) Радик Газизов МТЛ “Арена”да “Татар төне” дискотекасын ачу эшләре белән йөргәндә, ул бу эшне “Academclub”та уза торган дискотеканы бетерү өчен эшли, дип зарланганнарын хәтерлим. Шул чакта мин: “Самарада 10 меңләп татар яшьләре яши. Бу ике дискотека да алар өчен аз булыр әле. Урыслар арасында йөргәнче, яшьләребез та-тарлар янына килсеннәр. Татар дискотекалары, татар оешмалары, мәктәпләре һәм балалар бакчалары күбрәк булган саен, яшьләребез безгә якынрак булыр,”- дигән идем.

 

Дөрес, анда тәмәке тар-ту, сыра эчү, сугышу кебек негатив моментлар да булгалый. Ә аны булдырмас өчен, безнең руханиларыбыз бар бит. “Если гора не идет к Магомету, Магомет идет к горе”, диләрме әле? Мәсәлән, Ураза, Корбан бәйрәмнәре алдыннан муллаларыбыз мә-четләрдә генә утырмыйча, яшьләр җыелган урыннарга барып, кызыклы вәгазьләре белән аларның игътибарын җәлеп итсәләр иде. Шул чакта аларның сүзе яшьләребезнең колакларына бер кермәсә, бер керер иде, дип уйлыйм. Мөселманнарда миссионерлык эше юк дәрәҗәдә. Ә урыслар үзләренең дин тотучылар санын арттыру өчен көрәшәләр, кайчакта ул пәрәвезгә татар яшьләре дә кереп киткәли. Менә шунысы аяныч.

 

- Самара өлкәсендә татар милли хәрәкәте тиешле дәрәҗәдә эшли дип уйлыйсызмы?

 

- Юк, әлбәттә. Уйлап карасаң, йөзгә якын активист җилкәсендә генә тора ул. Нәкъ шушы кешеләргә карап, татарлар турында фикер йөртәләр, аларның эшләренә бәя бирәләр. Шул ук кешеләр Самара татарларын Казанда да, Самара өлкә хөкүмәте алдында да тәкъдир итәләр. Димәк, шушы кешеләребезнең абруена, сөйләменә, гәпләшә белүенә, фикерләре булуына карап каршы алалар һәм хөрмәт итәләр яисә артларыннан көлеп калалар. Шуңа күрә бу кешеләр бик абруйлы, үз-үзләрен тота белүче, тыйнак һәм укымышлы булырга тиешле.

 

Ә инде үзара уртак тел таба алмавыбызга күптән чик куярга вакыт. Менә төзүче, эшмәкәр Гомәр Мулланур улы Батыршинны гына алыйк. Ул халык һәм үзенең акчасына Зубчаниновкада мәчет кора, Ширяево авылында борынгы Болгар ханлыгының көньяк чигендә һәйкәл куя. Кем аңа бу эшләрдә киңәш, йә эш белән ярдәм итте һәм ул һәйкәлне барып күрде? Ул бит моны Идел ярларында татарларның борынгыдан яшәгәнлекләрен белсеннәр, онытмасын өчен башкара. Ә татар җәмәгатьчелеге яр-дәменә таянырга ашкынмый, чөнки кайберәүләрнең эше аңарда ризасызлык уята. Ул гына түгел, башкалар да кайбер татар лидерларының шәхси максатларын гына кайгыртуларын күреп, өмет-ләрен өзәләр. Шулай итеп, кемдер татарларга арты белән борыла, кемдер үз белдеге белән булдыра алганын эшли бирә.

 

- Әле шактый яшь булуыгызга карамастан, икътисади фәннәр докторы булдыгыз, банкыгыз уңышлы эшли, киңәя. Дөньям түгәрәкләнде дип, ял итеп кенә ятарга җыенмыйсыздыр бит. Нинди хыяллар белән яшисез?

 

- Әйе, тормышка ашмаган хыяллар күп. Шуларның берсе - өлкәбездә татар радиосы, татар телевидениесе булдыру. Менә FM дулкынында татар тапшырулары өчен лицензия алырга йөрибез. Моның өчен берничә миллион сум акча кирәк. Мәсәлән, татар кешесе машинасындагы радиоалгычны татар дулкынына куя да, көне буе татар җырлары тыңлап йөри, ди. Тиешле вакытта татар яңалыклары, сирәк кенә булса да, кызыклы тапшырулар колагына кереп торса, ул үзен чын татар итеп хис итәчәк бит.

 

- Күпчелек яшьләребез моны бик кирәксенми шул...

 

- Һәр кеше бу дөньяда үзен кабатланмас шәхес итеп хис итә. Ә ничек итеп башкалардан аермалы булырга? Җир йөзендә 7 миллиард кеше яши. Шуларның 10 миллионы сибелеп яшәүче татарлар. Без кеше арасына чыкканда түбәтәебезне киеп чыксак, вакытында ураза тотсак, җомга көнне мәчеткә барсак, хәләл ризык ашап, намаз укып яшәсәк, эчеп ятучы күршеләребездән аерылабызмы? Аерылабыз! Ә татар җәмәгатьчелеге арасында шундый тормыш рәвешебез, тәртипле гаиләбез, укымышлылыгыбыз белән абруй да казана алсак, үз сазыбызда бака түгел, ә бәлки, челән булып китә алмас идекме?

 

Бу рациональ дөньяда халык күбрәк акча эшләргә, күңеллерәк ял итәргә омтыла. Ә менә милләт өчен эшләүчеләр саны кимегәннән-кими бара. Татар җәмәгатьчелеге ара-сында яшәү, татар гаиләсе кору, татар балалары үстерүне һәр татар егетенең һәм кызының беренче бурычы итеп куйсак, без, һичшиксез, татарлыгыбызны саклап кала алачакбыз.


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»