поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.12.2022 Шоу-бизнес

Эльмира Сөләйманова турында якыннары: «Аның белән рәхәт иде. Мин кем дигәне булмады»

Халыкчан җырчы иде. Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманованы иҗатташ дуслары да, тамашачылар да әнә шулай дип күңелләрендә саклар. Җомга иртәсе күңелсез хәбәрдән башланды. 40 яшен тутырган җырчы таң алдыннан бакыйлыкка күчкән. Аның ике сабые ятим, ире ялгыз калды. Кызы Дианага – 16, улы Артемга 9 гына яшь әле. Барыбыз өчен дә әйтеп бетерә алмаслык югалту. «ВТ» журналисты Эльмира Сөләйманова хакындагы истәлекләрне барлады.

14 ел баянчысы булып эшләгән Фәйзелхак абый Хәлимов Эльмираның кинәт китеп баруына әле дә ышана алмый.
 
– Мин аны 16 яшеннән бирле беләм. Ул чакта «КАМАЗ» мәдәният сараенда эшли идем. 16 яшендә «Сердәш» ансамбленә килеп керде ул. Ул чакта җырлавын ишетеп, хәйран калган идем. Шунда аннан талантлы җырчы чыгасын сизеп алдым, – ди Фәйзелхак абый. – Башта мин аның белән зур чараларда гына катнашып йөрдем. Без аңа ике баянчы уйный идек. Икенчебез Руслан башка төркемгә киткәч, үзем генә уйный башладым.  2017 елда төп эшемнән китеп, Эльмира белән гастрольләргә чыгып киттек. Тамашачы аны бик ярата иде.  Ул сәхнәгә чыгып басуга залга әйтеп-аңлатып бетерә алмаслык җылылык тарала иде. Ул хәтта,  тавышым бетеп тора әле дигәндә дә, кулына микрофон тотуга үзеннән-үзе  җырлап җибәрә иде. Аның белән эшләү бик рәхәт булды. Мин кем дигәне булмады. Тәкәббер түгел иде. Бергә ашадык, бергә юлда йөрдек. Мин аның йөртүчесе дә идем. Төркемгә карата бик тә ягымлы иде. Кешеләрне яратты. Бу хәлгә мин бик озак ышана алмамдыр әле.
 
Фәйзелхак абый, Эльмираның күңеле тулы моң иде, ди. Аның гомер буе йөрәге яралы булган. Әтисез үсү, авырлыклар күрүне ул җыр белән баскан. Аңа өч яшь чагында әтисе белән әнисе аерылыша. Ул туган ягы Аксубай районының Иске Ибрай авылында ел саен май бәйрәмнәрендә концерт куйган. Эльмира  бер генә хәйрия концертын калдырмады, дисәк тә, арттыру булмас. Әле менә 14 декабрь көнне Казанга да килергә җыенган. Биредә узасы хәйрия чарасында катнашырга исәпләгән. Әмма бик каты йөткергәч, бара алмавын хәбәр иткән. Фәйзелхак абый белән гел элемтәдә булган алар. Башта сөйләшеп торганнар, соңрак «Ватсап» аша язышканнар.
 
– Тавышы бик беткән иде. Ютәлем көчле, үләм, ахры, диде. 18 декабрьдә  Нефтекама шәһәрендә банкетта чыгыш ясыйсы иде. 15е көнне кичтән, банкетка бара алмыйм, дип язды. Иртән исә ире вафатын хәбәр итте. Таң белән сәгать 4тә ире  Дмитрий гырылдаган тавышына уянып китсә, җан биреп ята икән. Бик авыр хәл. Якыннарын юатыр сүз таба алмыйм, – ди Фәйзелхак абый.
 
Баянчысы Эльмираның гел тере тавышка  җырлавын, бер дә плюс кулланмавын әйтте. «Андый җырчылар сирәк ул, моңы йөрәгеннән чыкканга, тамашачыга барып җиткәндер»,– диде ул.
 
Композитор Флера Талипова да Эльмираның гел күңелгә үтеп керерлек, мәгънәле җырлар сайлаганын әйтә. Күп җырлары сагышлы иде. Ул җырларның сикереп җырлый торганнарын түгел, сузып, моңлана торганнарын сайлаган.
 
– «Ярый әле дуслар бар» дигән җырымны сорап килде. Аралашып киттек. Гел сөйләшеп тора идек. Күп җырларымны башкарды. Күңеле яралы булганга, күбрәк моңсу җырларны сайлады. Авырлыкны күп күргән бала иде. Инде менә матур гына яшәгәндә, китеп тә барды.  Үкенечем калды – концертларында катнаша алмадым, – ди Флера апа. – Эльмира сәхнәдә үз юлын тапкан иде инде. Аны халыкка таныту өчен Дәниф Шәрәфетдинов зур көч куйды. Тамашачы елар да онытыр, ә менә балалары нишләр? Сабыйларга әни кирәк…
 
Күп еллар бергә иҗат иткән җырчы Ильмира Нәгыймова Эльмирага дистәгә якын җыр язып биргән була. Хәтерләсәгез, алар бергәләп концертлар да куеп йөрде әле. Бүген Ильмира якын кешесен югалтуны авыр кичерә. Күңелендә төрле хисләр  аның.
 
–  Бик талантлы иде ул. Бар нәрсәне йөрәгенә якын алды. Еш кына үз эченә бикләнә торган гадәте дә бар иде. Без бергә 2 ел эшләдек. Якын дуслар булдык. Әмма бервакыт аның дусты арабызга керде. Шуннан соң бер-беребезгә карата суындык, – ди Ильмира. –  Эльмираның үлеме турындагы хәбәрне ишеткәч, башта ышанмадым. Шаярталар дип уйладым. Кызганыч, дөрес булып чыкты.  Эльмира бик кешелекле иде. Беркайчан да бер әйберен дә кызганмады. Үзенә калмаса  калмый, сиңа бирер иде. Әле бер ел элек яңадан сөйләштек. Бергә эшли башламакчы идек. Эльмира коронавирусны да авыр кичергән иде.
 
Кемгә генә шалтыратма, барысы да шок хәлендә. Кайберәүләр ни әйтергә белмичә, югалып та калды. Әмма аларның барысы да, аны халык яратты, диләр.
 
– Без Эльмира белән өч ел  концертлар куеп йөрдек. Башта бергәләп дуэт башкардык. Безне халык яратып кабул итте. Аннары тагын җырлар яздырдык. Шулай итеп, дусларга әйләндек, бергә иҗат итә башладык, – ди җырчы Рамил Галимҗанов. – Аның үзенә генә хас тавышы бар иде. Кешеләргә ягымлы булды.  Нинди генә хәл булса да, күңелен төшермәде. Тамашачы аны бик яратты. Халык яратуы бернәрсәне алыштыра алмый. Эльмира шул яратуны тоеп, белеп китте.
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.12.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»