|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.12.2022 Шоу-бизнес
"Мәңге кайтмас җиргә китеп бара дуслар": Вәсилә Фәттахова вафатыннан соң Эльмира Сөләйманова аңа атап җыр язган идеТатарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың вафатыннан соң Эльмира Сөләйманова, беренчеләрдән булып, аңа багышлап җыр яздырган иде. Ул җырның исеме "Дуслар китә". - Җырның иң элек сүзләре барлыкка килде. Гөлназ Даутова шигырь язып бирде. Сүзләре ошагач, ике дә уйламыйча Ильмира Нәгыймовага көй иҗат итәргә тәкъдим иттем. "Дуслар китә" җыры әнә шулай туды. Бу җырымны якын дустым Вәсиләнең якты истәлегенә багышлыйм. Ул бик ачык, киң күңелле, мәрхәмәтле, ихлас кеше иде. Мин аны бик юксынам, - дип уртаклашкан иде моннан алты ел элек җырчы. "Туган як", "Ялгыз миләш", "Әтием" кебек хитларны башкаручы популяр җырчы Вәсилә Фәттахова 2016 елның 26 гыйнварында Уфада хастаханәдә вафат булды. Аңа нибары 36 яшь иде. Бүген исә барыбызны да Эльмира Сөләйманованың үлеме тетрәндерде. Эстрада артистлары өчен бу зур югалту. Мәңге кайтмас җиргә китеп бара дуслар. Күз яшьләре ага юл буйлап... Маңгайга язылган язмыш сынауларын Булмый икән, булмый шул сайлап...
--- |
Иң күп укылган
|