|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.02.2011 Дин
Елмаю да гыйбадәттерЕлмаю сүзен ишетү белән үк йөрәгебезгә рәхәт булып китә, йөзебездә шатлык балкый башлый, бигрәк тә берәркем сезгә елмаю белән карап китсә. Елмаюсыз яшәү бик авыр, уйлап карасаң, елмаюсыз кешеләр белән озак аралашканда күңелләребез арый. Андый мөгамәлә кешенең тиз арада нервларына тәэсир итә. Шуның өчен кәефе булмаган адәмнең күңелен елмаю белән күтәрү бик яхшы. Бөтенебез беләбез, күңелсез сагышлы вакытта берәү сезгә елмаеп куйса, ничек рәхәт булып китә. Һәрберебез җәмәгать эчендә янындагыларга тәэсир итәбез ул тәэсир төрлечә булырга мөмкин. Шуның өчен гелән елмаюлы булырга тырышсак, моның белән яндагыларга яхшы кәефне бүләк иткән булабыз. Менә ни өчен елмаю гыйбадәт җөмләсеннәндер. Пәйгамбәребез (с.): «Яхшылыкны йөзләре ачык, күркәм адәмнәрдән көтегез», дип очраклы әйтмәгән.
Кешеләр бер-берсеннән башка яши алмыйлар. Кызганыч ки, моны белеп тә арабызда дошманлык, хөседлек күренешләре юк түгел, хәтта угрылык һәм башка җинаятьләр дә очрый. Болар бөтенесе — йөрәкләрнең керләнүеннән, шайтанга, нәфескә иярүдән, хакны онытудан килүче нәрсәләр. Җәмгыятебезне төзәтергә теләсәк, әлбәттә, аңа иман байлыгын кайтарырга кирәк, чөнки Аллаһының вәгъдәләренә ышанмаган адәмгә берничек ышану мөмкин түгел. Бөтен мөмкинлекләр үзебездә, үз кулларыбызда, алардан фәкать акыллы рәвештә файдаланырга кирәк һәм ахыр чиктә без елмаючан, кәефе күтәренке, күңеле чиста җәмгыятькә әйләнербез, иншә Аллаһ.
Вәлиулла ЯКУПОВ |
Иң күп укылган
|