|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.12.2022 Мәдәният
Бүген Кариев театрына нигез салучыларның берсе артист Нуриәхмәт Сафинның туган көне (ВИДЕО)Бүген Кариев театрына нигез салучыларның берсе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Вәлиәхмәт улы Сафинның туган көне. Аны, яратып, «театрның аяклы энциклопедиясе» дип йөртәләр. Чөнки Кариев театры турында аннан да күбрәк белгән кеше юктыр. "Нуриәхмәт абый хәзер дә яшьләр кебек (юкка гына яшь тамашачылар театрында эшләми бит инде!). Яңалыкка ачык, заман сулышын тоеп, аның белән бер аяктан атлап барырга тырыша. Ә тавышы-ы. Шигырь сөйли башласа, эреп китәсең. Нуриәхмәт абый бик кешелекле дә. Киңәш сорап килсәң, беркайчан да берәүне дә кире бормый. Хөрмәтле Нуриәхмәт абый! Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете телибез", диелә Кариев театры коллективы котлавында.
--- |
Иң күп укылган
|