|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.12.2022 Хәвеф-хәтәр
![]() Алабугада төтен аркасында фатирдан чыга алмаган малайны коткарганнар101 янгын сагы номерына Алабуга шәһәренең Мәскәү урамындагы торак йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Беренче каттагы бер фатирда ванна бүлмәсенә ут капкан. Куе төтен башка фатирларга да таралган. Урынга килгәч, янгын сүндерүчеләр махсус битлек ярдәмендә күрше фатирдагы хатын-кызны саф һавага алып чыккан. Ут белән көрәшүчеләр шулай ук икенче каттагы фатир тәрәзәсенә баскыч куеп, төтен аркасында фатирдан чыга алмаган 13 яшьлек малайны коткарган.
Берничә минуттан соң янгынны тулысынча сүндергәннәр. Юыну бүлмәсендә ваннага һәм түшәмгә ут капкан булган. Янгынның сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Фото: Фрипик.ру
--- |
Иң күп укылган
|