поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.12.2022 Язмыш

77 ел бер кул белән яшәүче Нурсанә апа: «Елый-елый рәхмәт әйтәм»

88 яшькә кадәр сыңар кулы белән өен утын ягып җылыткан ул. Кукмара районының Камышлы авылында яшәүче Нурсанә Шәйхетдинова ике ел элек кенә әлеге мәшәкатьтән котылган. Ялгыз карчыкны авылдашлары ярдәменнән ташламый. Аның теләге кабул була, диләр.

Нурсанә апаның  тормышы җиңел булмаган, хәзер дә күз яше түкмәгән көне юк. Ничек чыдаганбыз дип, күбрәк үткәннәрне искә төшереп елый. Бәхетсезлегенең башын әтисезлектән күрә. Әти-әнисе тумышы белән Камышлы авылыннан. Яшь гаиләне Донбасска вербовкага җибәрәләр. 1941 елда әтисе сугышка китеп, хәбәрсез югала. «Өч көн вакыт бирәбез, йә кайтып китәсез, йә шунда үләчәксез», – дигәч, Шәйхетдиновлар туган якларына кайту ягын карый. Әнисе Галиянең кочагында – 4 бала, өстәвенә бишенчесенә көмәнле. Поездда 16 көн кайталар.
 
– Донбасста җиләк-җимеш ашап, рәхәттә яшәргә өйрәнгән идек. Авылга кайтып төпләнгән елларның михнәтен мәңге онытмыйм. Яшәргә урыныбыз булмагач, Камышлыда өйдән-өйгә йөрдек. Алты йортта тордык, подвалда да яшәдек. Идән урынында – балчык. Өскә ябынырга – юрган, баш астына салырга мендәр дә юк. Үзебез белән алып кайткан табак-савытлар гына бар. Өйне салам ягып җылыттык. Ашарга ризык, киенергә кием юк. Шул елларда 2–3 яшьлек өч туганым үлде. Өстәвенә телсез Харис энебез бар, – дип әрнеп искә алды Нурсанә апа.
 
 
Әнисе 54 яшендә коймак пешергәндә йөрәк өянәгеннән егылып үлә. Шуннан соң әнисенең сеңлесе, балаларны карар өчен, Кукмарадан авылга кайта. Эшеннән ярдәм сорап, якыннары өчен йорт төзетә. Бары шунда гына үзләренең куышы була. Апасы үлеп киткәч, таякның авыр башы Нурсанәгә төшә. Сыңар кулы белән тормыш көтә. Ә кулын 13 яшьлек чагында өздерә.
 
– Сентябрь ахыры. Бәрәңге өшемәсен дип шуны урнаштырып йөри идем. Ындыр бригадиры өйгә килеп эшкә чыгарга кушты. Ул вакытта комбайннар юк. Атлы машина ярдәмендә көлтәдән ашлыкны аера идек. Саламны эткәндә, кулым тимергә эләгеп өзелде. Ул вакытта, яфрак ашап, каян көч булсын соң?! – ди Нурсанә апа.
 
Менә шуннан бирле (77 ел. – Автор) тормышны бер кул белән алып барырга өйрәнә. Бервакытта да зарланып утырмый. Терлекләр, каз-чебешләр асрый. Бәрәңгесен, яшелчәсен үстерә. Бакча казый, бәрәңге төбен өя, уңышын җыя. Чиләк-көянтә белән су ташый. Моннан тыш, эшкә дә барасы бар. Утыз ел буе клубта идән юа, лом белән боз вата, балта белән утын ярып, мич җылыта. 64 яшькә кадәр энесе Харисны тәрбияли. Аны юындыра, киендерә. Авыл халкы аның көченә әле дә шакката. Барысына да шушы бер кулның көче ничек җиткән?! Хәзер инде кул-аяклары сызлап интектерә икән.
 
Нурсанәнең дә башкалар кебек сөясе, сөеләсе килсә дә, юк, дип йөрәгенә кырт кисә. «Тәкъдим ясасалар да, сыңар кул белән кая барасың? Балаң булыр… Иргә хезмәт итәргә кирәк. Барысын төптән уйладым. Хәзер минем яшьтәгеләр оныклар, оныкчыклар сөя, – ди ул.
 
Бүген Башкортстанда яшәүче Җәүһәрә сеңлесеннән башка бер туганы да калмаган. Ул авырый, монда кайтып йөри алмый икән. Әле ярый игелекле авылдашлары бар. Социаль хезмәткәр Фирания Арсланова мунча кертә, керләрен юа.
 
– Рафия исемле бик әйбәт күршем бар. Көн саен кереп: «Йоклый алдыңмы, даруыңны эчтеңме?» –  дип хәл белешә. Бәрәңге әрчеп бирә. Бүген ике тапкыр керде инде. Авыл кешесе бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимешләрне гошер итеп бирә. Бәрәңгене быел утыртудан туктадым. Әнә Зөлфия ике капчык бәрәңге алып килде, – дип авылның изге җанлы кешеләрен саный Нурсанә апа. – Газ кергәнгә – ике кыш. Аңа кадәр мичкә үзем яктым. Күршеләр чыра телде, көлне алды. Илдарханның кече малае бик рәхимле. Бөтен яшьләрне җыеп, түбәдән кар төшерә, капка төбен трактор белән чистарта. Бер тиен акча алмыйлар, артларыннан елый-елый рәхмәт әйтәм.
 
Нурсанә апа язмышына үпкәләми. Сынауларны Аллаһ биргән, димәк, шулай кирәк булган дип кабул итә. Ә менә телевизордан Украинага бәйле хәбәрләрне караган саен яралары тагын кузгала. «Ничек туган якларыбызга вакытында кайтып калганбыз. Ул вакыттагы ядрәләр тавышы колакта һаман чыңлап тора. Без әти рәхәтен күрмәдек. Башка сабыйлар безнең кебек бәхетсез булмасын иде. Ялварып кылган догам шул», –дип озатып калды ул безне.
Сәрия Мифтахова
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 14.12.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»