|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.12.2022 Мәдәният
Камал театры "Кышкы төш" әдәби-музыкаль кичәсенә чакыра
Мондый могҗиза төшкә генә керә ала. Һәм бары тик кыш көне генә - елның иң тылсымлы вакытында: киңлекләр кемнеңдер иң ихлас хисләрен чагылдырырдай ак кәгазь сыман ак кар белән каплангач… 18 декабрьдә «Шәрык клубы» татар шигърияте кичәсенә чакыра! Алар сезне үз хыяллары, уйлары дөньясына алып керәчәк. Сезне ихлас аралашу, төрле буын шагыйрьләренең компромисссыз бәхәсләре көтә. Алар иҗатлары аша сораулар бирер, җавап кайтарыр, яки сораулардан качарлар. Гомумән алганда, фәлсәфә, образлар һәм рифмалар ярдәмендә тормышның төрле яклары турында сөйлиләр... Кичәдә катнашалар: Рәдиф Гаташ, Эльмира Җәлилова, Марсель Галиев, Йолдыз Миңнуллина, Илсөяр Иксанова, Рүзәл Мөхәммәтшин, Ркаил Зәйдулла, Лилия Гыйбадуллина, Эльмир Низамов, Илүсә Хуҗина, Илгиз Мөхетдинов, Сәидә Мөхәммәтҗанова, Рөстәм Насыйбуллин һәм башкалар.
--- |
Иң күп укылган
|