|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.12.2022 Фаҗига
Иремне үтерергә теләмәгән идемБашкортстанда Краснокама районында яшәүче бер хатынны ирен үтергәне өчен 7,5 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Урындагы судның матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, канкойгыч хәл эчкелек аркасында килеп чыккан. Матур гына башланган табында ир белән хатын арасында бәхәс чыга. Ир хатынын куркыта, куллары белән кизәнә башлый. Коты очкан хатын кулына пычак эләктерә һәм ирен куркытырга тели. Әмма ир кеше пычакның үткен ягын тотып ала һәм тагын да ныграк ярсый.
Тәмам коты чыккан хатын тормыш иптәшенә ике тапкыр пычак белән кизәнә – күкрәгенә һәм башына эләгә. Күп кан югалту нәтиҗәсендә ир урында җан бирә...
Хатын судта гаебен өлешчә таный. “Әмма иремне үтерергә теләмәгән идем”, – ди ул.
Аны яклаучы як “бәхәс вакытында хатын үзен яклау нормаларын арттырып җибәргән һәм ирен саксызлык аркасында үтергән” дигән фикерне дәлилләргә тырыша. Ләкин суд, хатын ирен махсус үтергән дип исәпләп, аны 7,5 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгара...
Фото: qazweek.kz
Язгөл САФИНА |
Иң күп укылган
|