|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.12.2022 Хәвеф-хәтәр
Сигез балалы гаилә йортсыз калган
Башкортстанда Белорецк районы Ассы авылында йорт янган. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә. Янгын турындагы хәбәр коткаручыларга 12 декабрьдә 23:49 да кергән. Ут төнге 00 сәгать 25 минутта тулысынча сүндерелгән.
Әлеге өйдә 10 кешедән торган күп балалы гаилә, шул исәптән 14, 13, 12, 10, 9, 7, 5, 3 яшьлек сигез бала яшәгән. Янгын нәтиҗәсендә өйгә зур зыян килгән. Алга таба яшәү өчен ул яраксыз. Ут-күздән сак булсак икән.
Фото: МЧС
--- |
Иң күп укылган
|