|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.12.2022 Мәдәният
Тинчурин театры тамашачылары ел актерларын сайлый
К.Тинчурин театры 2021-2022 ел сезондагы иң яхшы актерын һәм актрисасын билгеләү өчен “Тамашачы фикере” проектын башлады. Җиңүчеләр 26 декабрьдә билгеле булачак. Алар барысы да 2021-2022 елларда куелган “Кияү урлау”, “Ядәч! Исемдә!”, “Мәдинә”, “Асылкош”, “Беренче театр”, “Менә сиңа куш кулым”, “Кара пулат”, “Ал яулык, зәңгәр шәл”, “Хан кызы Турандык”, “Тылсымлы арена” спектакльләрендә катнаша. Тинчурин театрының “Иң яхшы актеры” исеменә Зөфәр Харисов, Айдар Фәтхрахманов, Алмаз Фәтхуллин, Артем Пискунов, Булат Зиннәтуллин, Зөлфәт Закиров, Илнур Байназаров, Илфак Хафизов, Ирек Хафизов, Рамил Минханов, Ренат Шәмсетдинов, Рөстәм Гайзуллин, Салават Хәбибуллин, Эдуард Никитин, “Иң яхшы актриса” исеменә Айсылу Мөсәлләмова, Альбина Гашигуллина, Гөлназ Нәүмәтова, Гүзәл Гайнуллина, Диләрә Фәттахова, Әдилә Хәсәнова, Зөлфия Вәлиева, Лилия Мәхмүтова, Резедә Сәләхова, Сәкинә Минханова дәгъва итә. “Тамашачы фикере” проектның генераль партнеры – «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе. Димәк, җиңүче актер белән актрисага бүләккә авиабилетлар биреләчәк, дип хәбәр итә Тинчурин театры матбугат үзәге. Тавыш бирү өч мәгълүмати мәйданчыкта бара:
--- |
Иң күп укылган
|