|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.12.2022 Криминал
Мәктәп директоры дәрестә укучыларны агулаганКрасноярск краеның Кече-Имыш авылында мәктәп директоры химия дәресе вакытында укучыларны агулаган. Бу хакта прокуратура сайтында хәбәр ителә. Күзәтчелек итү органы хәбәре буенча, химик тәҗрибә үткәргән вакытта директор пробиркада берничә реактивны кушкач, сыекчага ут капкан һәм токсик матдә бүленеп чыккан. Матдәнең парлары белән 8 укучы агуланган. Директорның нинди реактивлар кушып болгатуы әйтелмәгән.
“Закон таләпләренә карамастан, мәктәп директоры хәвефсезлекне тәэмин итү буенча тиешле чаралар күрмәгән, шулай ук хезмәт сагы таләпләрен бозган, тәҗрибә махсус шкафта үткәрелмәгән, 9 сыйныф укучылары исә саклану чаралары белән тәэмин ителмәгән”, – дип аңлаталар прокуратурада.
Директорга 10 мең сум күләмдә штраф салганнар, шелтә белдергәннәр, шулай ук химия предметын укыту ставкасын тартып алганнар. Аны ул төп вазифасы белән беррәттән башкарган булган. Суд укучыларның берсе вәкиленнән мораль зыян каплату турындагы дәгъваны карый.
Фото:sibmedia.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|