|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.12.2022 Милләт
Петербургта Тимур Сираҗетдинов исемендәге мәктәптә Муса Җәлил истәлегенә стенд ачтылар (ФОТО)Санкт Петербургның Выборг районында Россия Герое Тимур Сираҗетдинов исемендәге 534 нче мәктәбендә Ватан Геройлары көненә багышланган тантана узды. Чарада Россия Герое Тимур Сираҗетдиновның әнисе Галина Якубовна, «Тайфун» отряды командиры урынбасары Дмитрий Власенко, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле урынбасары Дамир Сабиров, мәктәп укучылары һәм укытучылары, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты. Галина Якубовна улының якты истәлеген саклаган өчен мәктәп җитәкчелегенә рәхмәт әйтте. Тимурның батырлыгы турында «Тайфун» спецназ отряды ветераны Дмитрий Власенко сөйләде. Үз чыгышында Татарстан Республикасының Даими вәкиле урынбасары Дамир Сабиров бу чараның мөһимлеген билгеләде, үсеп килүче буынга Тимурның батырлыгы турында искәртте, аның Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләреннән» сугыш турында шигырьләрен укырга яратуын әйтте, балаларга патриотик тәрбия биргән өчен мәктәп җитәкчелегенә рәхмәт әйтте. Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре мәктәп китапханәсенә татар халкы тарихы буенча китаплар тапшырды. Традиция буларак истәлекле стенд ачтылар, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.
--- |
Иң күп укылган
|