поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.02.2011 Могҗиза

Фәрит Яхин: “Татар образлы төшләр күрә”

Төш - безнең тормышыбызда шактый мөһим урын алып торучы күренешләрнең берсе булып санала. Аллаһы Тәгалә тарафыннан Мөхәммәт Пәйгамбәргә (с.г. в.с) Коръәннең бер өлеше төштә иңдерелгән, дип раслый дини галимнәребез. Элек-электән адәм балалары төшләрне юрап, киләчәкләрен белә алган. Гомумән, төшләр хакында без галим, язучы, төшләр белгече Фәрит Яхин белән сөйләшәбез. Фәрит абый төшләрне шигърият образлары аша өйрәнгән галимнәребезнең берсе. Аның хезмәтләрен хәтта чит ил галимнәре дә үз эшчәнлекләрендә файдалана.

- Фәрит абый, төш юрау борынгы йолалардан санала. Татар фәнендә революциягә кадәр фән буларак төшләрне өйрәнү омтылышы булганмы?

 

- Төшләрне өйрәнү һәм йола, һәм фән буларак та элек-электән Мөхәммәт пәйгамбәр заманынан ук килә. Хәтта аңа кадәр дә булган әйбер ул. Мөхәммәт пәйгамбәргә Корәннең дүрттән бер өлеше төштә иңгәнлеген беләбез. Борынгы Тәүрат та (яһүдләрнең изге китабы) һәм башка әсәрләр дә, Пәйгамбәрләр тарихы белән бәйле. Төшләрне юрау аларда дөрес санала һәм Аллаһы Тәгаләнең Хакыйкатьне төшләр аша бирүе турында хәбәрләр дә бар.

 

- Яшь галимнәр тарафыннан бүгенге көндә төшләр өйрәнелә дип әйтә алабызмы?

 

- урыдан-туры төшләрнең символикасын гына тикшерү буенча китаплар шактый күп. Һәм өйрәнүчеләр дә байтак. Бездә генә түгел, чит илләрдә дә аны өйрәнәләр. Бигрәк тә психология фәнендә. Һәм шул ук вакытта аларга бүгенге көндә әдәбият галимнәре тарафыннан да кызыксыну бар. Мәсәлән, шигъри символларны төшләр белән янәшә куеп, шуның ача эчтәлеген ачу, чөнки күңел иҗат иткән әйбер һәм инде идеяләр дөньясы аларның икесенең параллель төрдә бер-берсен аңлашуларын ачыклау өчен кирәк дип әйтәләр. Күңел дөньясы турыдан-туры образлар системасын аңлаудан башка була алмый. Шул юнәлештә шактый кызыклы эзләнүләр бар.

 

- Шәхсән үзегез төш юраучыларны беләсезме?

 

- Минем алар белән бик аралашканым юк, чөнки символлар буенча китаплар белән шактый танышып бардым. Мин борынгыларын үзем дә өйрәнәм. Турыдан-туры андый әбиләр белән хәзер инде аралашканым юк. Мин бик күп әйберләрне китаплар аша белергә тыршам. Әмма бу - бик зур өлкә. Кайчан да булса аны бер системага китереп җиткерерләр дип уйлыйм. Әлбәттә, бүген үк аның бер азмы-күпме калыплашкан системасы бар инде. Белгәнегезчә, төшләрне дүрт төргә бүлеп карыйлар.

 

- Фәрит абый, ә галим буларак төшләр белән шәхсән үзегез ничек кызыксынып киттегез?

 

- Гади кеше буларак, без һәрберебез төшләр күрәбез һәм күрергә яратабыз. Татарда, мөселман дөньясында төшләрне ярату ул дөрес гамәл санала. Аның аша алдагы тормышны фараз кылуның зыяны булмаганын һәркем белә. Икенчедән, миңа борынгы әдәбиятны, суфыйчыларны аңлатырга, борынгы әдәбиятның анализ ачкычын табарга кирәк иде. Башта символларны аңлатуга борынгы шәрык китаплары аша килдем. Ләкин монда шактый белем кирәк булды. Күп нәрсәне аңламау, хәбәрләр җитмәү аркасында, туктап калдым. Һәм менә инде шигырьнең символикасын ачар өчен, төшләр символикасына мөрәҗәгать итәргә туры килде. Үзем дә көтмәгән кызыклы ачышлар ясадым.

 

Минем бу турыдагы фәнни эзләнүләр “Урта гасырда татар әдәбияты” дигән хезмәтемдә дәлилләп күрсәтелә. Бу - борынгы суфый шагыйрьләр Әхмәт Садый, Сөләйман Бакырганилардан алып суфый Аллаһиярларга кадәр һәм ХVII гасырга тикле шигъриятне өйрәнү, аларның символикасын ачыклау, анализлауга багышланган докторлык диссертациясе. Шушы юнәлештә әдәби символиканы өйрәнү теориясе ул, дөресен генә әйткәндә, дөнья күләмендә дә өйрәнелмәгән иде.

 

Шуннан соң миңа Америка галимнәре мөрәҗәгать итте. Шушы хезмәт белән танышканнан соң лекцияләребездә моны файдаланабыз, диделәр. Сарбонна, Нью-Йорктан үз фикерләре белән мөрәҗәгать иттеләр, сораулар бирделәр. Мин аларга үземнең метод турында аңлатма да бирдем. Аларда бу юнәлештә кызыклы ачышлар ясаган икән. Һәрбер халыкның үз культурасы аша символлары, образлары барлыкка килә. Дөньяга карата булган үзенчәлекле карашлары дип әйтик. Мәдәни яктан татарлар аерыла. Берәүләр әйтә, татарларда толерантлык көчле, ди. Рухи яктан да, образлы төшләр күрүдән дә сизелә бу. Ә кайбер халыкларга шовинистик, хәттә фашистик сыйфатлар хас, диләр. Бу сыйфатлар барысы да төшләрдә чагылыш тапмый калмый. Бөтен төшләрне дә бертөрле генә анализлап та, юрап та булмый.

 

Миңа Фрейдның бер фикере ошаган иде. Ул әйтә: «Без төшләрдәге символларның шигърияттәге символлар белән охшаш икәнлеге турында күз алларга мөмкинбез» Аның менә бу фаразы мине төшләр белән тирәнрәк кызыксынырга этәрде дә инде. ХIХ гасыр галименең фикерен ХХ гасырда чишәргә тиеш идек. Миңа калса, бик рәхмәтле юнәлеш, дөрес юнәлеш булып чыкты. Кешеләрнең рухы турыдан-туры төшләр белән бәйле булуын өйрәнү. Бу - киң юнәлеш. Эш башланды һәм, әйтергә кирәк, ул бездә беренчеләрдән булып гамәлгә куелды.

 

- Төшләргә ышанмау җанның барлыгын һәм үлемнән соң да яшәүнең дәвам итүен инкарь кылу белән бер ул, дип язасыз. Моны аңлатып китегез әле.

 

- Бу бик гади. Йоклыйбыз. Йоклаган вакытта, Рух (җан) тәннән аерылып тора. Яныбызда сәгать булмаса, күпме йоклап алганыбызны да белмибез бит. Йокы вакытында кеше төшләрне күрә икән, димәк ул үзенең рухында теге дөнья белән бәйләнешкә керә. Менә Сез, Мөршидә, нинди төшләр күрәсез?

 

- Мин еш кына Сталин, Ленин бабайларны күргәлим. Төшемдә Ленин бабайга: «Күмелмичә җир өстендә ничә елдан бирле ятасың, бу халәтең үзеңә ошыймы соң» дигән сорау белән мөрәҗәгать иткәнем дә бар...

 

- Бу шәхесләрнең  икесе дә кешелекне бәхетле итәргә теләгән. Ләкин аларның кылган гамәлләре кешегә дә, үзләренә дә зыян булып чыккан. Алар аны аңламаганнар. Бу төш менә нәрсә хакында - Сезнең тирәдә шундый кешеләр бар: алар үзләре яхшылык өчен тырышалар, ләкин кылган гамәлләре һаман да начарлык булып чыга. Сезнең шуны беләсегез килә алардан.

 

- Фәрит абый, халык арасында төшләрне кешеләргә сөйләмәскә кушалар. Бу ни хикмәттән шулай икән?

 

- Төшләрнең төрлесе бар. Шайтанилары да, рахманилары да. Әллә ни әһәмияткә ия булмаганы да очрый. Туктаусыз кабатлана торганнары билгеле. Киләчәкне белү максатыннан, төшне башкаларга сөйләргә ярый. Ләкин төшеңне начарга юрап, дошманнарыңның сиңа зыян китерүе дә ихтимал. Кем ничек юраса, шулай тормышка аша дип тә әйтәләр бит. Алдан үзеңне начар юрамыш (дәлилгә) әзерләп куярга һәм шуны көтеп хәлдән таеп бетәргә мөмкинбез. Бөтенләй әһәмияте булмаган әйбергә кеше күңел биреп тормышын җимерергә булдыра. Бәхете читтән генә узып китәргә дә мөмкин. Шул ук вакытта төшләр белән бик үк мавыгырга да ярамый. Монысын да истә тотыгыз!


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 22.02.2011
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»