поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.12.2022 Шоу-бизнес

«Болгар радиосы»ның Х юбилей Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы “Пирамида” концертлар залын гөрләтте (ФОТО)

10 декабрь көнне “Пирамида” концертлар залында елның төп вакыйгасы – “Болгар радиосы”ның Х Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Татар эстрадасының популяр җырчылары белән яшь җырчылар бер сәхнәдә “Алтын йолдыз” сынына ия булды.

Бәйрәм “Пирамида” концертлар залының фойесында ук башланып китте. Тамашачыларны үзенчәлекле, әкияти затлар, матур фотозоналар каршы алды. 
 
Концертка кадәр сер булып сакланган алып баручы исеме дә ачыкланды – ул опера җырчысы Илүсә Хуҗина иде. 
 
Концертның ахырына таба тамашачылар “Татар эстрадасы легендасы”ның кем булуын да белде. Ул Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов. Быел аңа 89 яшь тулды! Тиздән 90 яшьлек юбилеен билгеләп узачак. Тантанада ул бер түгел, ә берничә җыр җырларды! Тамашачы легендабызны алкышларга күмде. Концертта “Сәйлән” җыр фестивале җиңүчеләренең берсе Хөсәенов Рөстәм дә чыгыш ясады.
 
 
Милли премия тапшыру тантанасында төрле буын вәкилләре катнашты. Әлеге премиядә елдагыча зур популярлыкка ия булган җырчылар, яңа гына сәхнәгә ныклы адымнарын ясый башлаган яшь башкаручылар, “Кайнар хит” проектында җиңеп чыккан яңа йөзләр белән дә таныштылар. Җырчыларның бары тик иң-иңнәре генә “Алтын йолдыз” сыны белән бүләкләнде. 
 
“Болгар радиосы” Х Милли музыкаль премиясендә барлыгы 30 номинант. Премиянең авторларга да тапшырылуы шулай ук үзенчәлекле матур бер традициягә әверелде. Кайсы җырчының нинди номинациядә җиңү яулаганын да билгеләп узарга вакыт.
 
 
“Кайнар хит” тапшыруында җиңеп, “Тамашачы сайлавы” номинациясенә: Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Илдар Ямалиев, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Рәфинә Ганиуллина һәм Рәзил Камалов, Илгиз Мөхетдинов, Юлия Гарифуллина, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар, Зәринә Хәсәншина, Ильвина, Мурат Гайсин җиңү яулады. 
 
“Кайнар хит” җиңүчеләреннән кала, ел дәвамында “Болгар радиосы”нда еш соралган һәм халык күңеленә кергән җырлар да “Алтын йолдыз” сыны белән бүләкләнде.
• Салават Фәтхетдинов “Татар җыр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен”
• Айдар Галимов “Үлмәс хит”
• Ришат Төхвәтуллин “Иң лирик җырчы”
• Илсөя Бәдретдинова “Халык мәхәббәте”
• Гүзәл Уразова “Йөрәкләргә үтеп кергән җыр”
• Филүс Каһиров “Елның популяр җыры”
• Винера Ганиева “Иң халыкчан җырчы”
• Марат Яруллин “Иң романтик җырчы”
• Эльмира Кәлимуллина “Кабатланмас тавыш”
• Раяз Фасихов “Иң моңлы җырчы”
• Рифат Зарипов “Иң тынгысыз җырчы”
• Рәфис Кәлимуллин “Иң максатчан җырчы”
• Анастасия Макарова “Иң креатив җырчы”
• Винарис Илъегет “Иң үзенчәлекле җырчы”
• Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар “Иң романтик дуэт”
• Эльмир Низамов  “Татар музыкасының асылын саклап, җыр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен”
• Илназ Баһ “Иң дәртле җырчы”
• Эмиль Җәләлетдинов “Татар эстрадасының легендасы”
 
Быел “Болгар радиосы”ның Х Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов та катнашты. Ул барысын да әлеге зур матур бәйрәм белән котлады, уңышлар теләп калды. 
 
Ахырдан татар эстрадасының популяр җырчылары “Пирамида” сәхнәсендә күмәкләшеп “Болгар радиосы” гимнын башкарды – бу да “Болгар радиосы”ның матур традициясенә әверелгән күренеш.   
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 12.12.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»