поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Сезнең компаниядә ничә кеше эшли?
    – Яртысы.
Бүген кемнәр туган
  • 21 Июль
  • Фирдәвес Әхтәмова (1939-2012) - актриса
  • Әлфия Ганиева - журналист
  • Радик Миңнәхмәтов - эшмәкәр
  • Кирам Сатиев - баянчы
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
12.12.2022 Җәмгыять

“Без барыбыз да Зимфираның безнең тормышыбызда булуына сөенеп яшибез...”

Татарстанның атказанган артисты Илсур Мортаза танылган журналист, озак еллар «Сәхнә» журналында, филармониянең матбугат хезмәтендә эшләгән Зимфира Гыйльметдинова вафатына бер тулу уңаеннан матур бер пост тәкъдим итә.

Без үлгәннән соң безенең каберне җирдән эзләмәгез – мәгърифәтле кешеләр йөрәгеннән эзләгез (Җәлалетдин Руми).
 
Бер ел үтеп тә киткән. Бүген, “Мәрҗәни” мәчетендә, якын дустыбыз, күренекле шәхес, Зимфира Гыйльметдинованың елын үткәрдек. Ашны Ансар Хәзрәт алып барды. Кайгы аз гына булса да онытылсын, җиңелрәк кабул ителсен өчен бер ел гына аз икән шул әле. Зимфираны искә алып сөйләшкәндә бөтен нәрсә яңарды, күз яшләрен тыеп торырга туры килде. Ничек кенә булмасын, Зимфира яшәгән дәвердә туганнарын, дусларын яраткан кебек, бүген дә безне кабат берләштерде!
 
Әнисе, Мәймүнә апа бүген Зимфира белән бәйле, күргән матур төшен сөйләде. Без бу төштән Зимфираның без кылган гамәлләр белән кәнәгать булуын аңладык.
 
Иң мөһиме без барыбыз да Зимфираның безнең тормышыбызда булуна сөенеп яшибез. Ул инде бакыйлыкта булса да, рухы безнең белән!..
 
Зимфира Теләче районының Балыклы авылында туган булса да, Питрәч районының Ленино- Кокушкино авылында үскән, шунда мәктәпне тәмамлаган. Кокушкинода концерт куйганда, киләсе елның март аенда, аның туган көненә, аның истәлегенә концерт куярга вәгъдә биреп кайткан идем. Бүген ул мәсьәләне дә хәл иттек, минем бу ниятемне дуслар, туганнар хупладылар. Димәк без бу ниятне тормышка ашырачакбыз дигән сүз!
 
Якыннарыгызның, дусларыгызның кадерен исән чакта белегез! Югалткач, сагынып искә төшерергә генә кала. Үзегезне саклагыз, күңел көрлеге ташламасын!
 
Илсур МОРТАЗА,
Татарстанның атказанган артисты.
 
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 12.12.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы