|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.12.2022 Җәмгыять
Танылган блогер, Җәлил хәзрәтнең килене Альбина Фазлыева дүртенчегә әни булганТатарстанның баш казые Җәлил хәзрәтнең килене, үзенең милли күлмәкләр брендын булдырган танылган блогер Альбина Фазлыева дүртенчегә әни булган. Бу хакта ул үзе хәбәр итә. Ире Алмаз белән Балтач районының Бөрбаш авылында яшәп, ике ул һәм бер кыз үстерүче гаиләнең төпчек кызлары туган. «Безнең кызыбыз туды. 3600 граммлы бәхет төенчеге. Хәлләребез яхшы, Аллаһга шөкер. Җайлап ял итәм, тернәкләнергә тырышам. Бу кадәр котлауларны гомергә дә алган юк иде әле. Сезгә Аллаһның рәхмәтләре булсын теләкләрегезгә», – дип уртаклаша Альбина Фазлыева. Шулай ук укыгыз "Бәби көтәм дип сөенү түгел, тормышның яме бетә": Җәлил хәзрәтнең килене, блогер Альбина Фазлыева дүртенче сабыен көтә Фото: соцчелтәрләр
--- |
Иң күп укылган
|