|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.12.2022 Җәмгыять
Мансур Шиһапов белән хушлашу урыны һәм вакыты билгелеКичә 82 яшендә Танылган шагыйрь, күп популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мансур Шиһапов вафат булды дип хәбәр иткән идек. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, мәрхүмне соңгы юлга озату иртәгә, 11 декабрь көнне, 08.30 сәгатьтә Казанда, Зур Концертлар залында узачак. Әдип үзенең туган авылында җирләнәчәк. Мансур Әхмәт улы Шиһапов 1940 елның 1 маенда ТАССРның Балык Бистәсе районы Яншык авылында туа.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1980), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1996).
Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Казанга килә. 1957—1961 елларда В. И. Качалов исемендәге Зур театр каршында оешкан театр студиясендә белем ала, соңрак Казан театр училищесын һәм Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый.
1969-1972 елларда Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә нәфис сүз остасы булып эшли.
Күпсанлы җырлар авторы: "Әйләнеп кайтыгыз", "Аккош белән сөйләшү", "Туй күлмәге", "Яшьлегем эзләре", "Өлешемә тигән көмешем" һәм башкалар.
--- |
Иң күп укылган
|