поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.12.2022 Җәмгыять

Төшләре чынга ашучы Регина Хәкимҗанова: «Коронавирус, мобилизацияне дә күрдем…»

Аның янына берәүләр төш юратырга, икенчеләр төшлек куйдыртырга килә. Үзенең күргән төшләре дә рас килә. Кукмара районында яшәүче 31 яшьлек блогер Регина Хәкимҗанова белән төш күрү хикмәтләре турында сөйләштек.

– Регина, төш күрү сәләте  сиңа кайдан килә?
 
– Моны мин гыйбрәтле язмышыма бәйлим. Балачакта бәргәләнгән, каккаланган чакларым да булды. Үз әти-әниемә кирәк булмыйча, тәрбиягә алынган бала мин. Бәлкем, барысына түзгән өчен Аллаһ Тәгалә миңа төш күрү сәләте биргәндер. Ул мине алдан кисәтә һәм саклый. Төш күрмәгән көнем сирәк. Сөенечле хәбәрне дә, кайгы-хәсрәт киләсен дә алдан күрәм. Балачакта моңа әллә ни исем китмәде. Театр училищесында укыганда төшләрне язып бардым, хәзер язмыйм. Кайберләрен онытасым килә, чынга ашмаса ярар иде, дип телим. Әмма киләчәкне әйтә торганнары күбрәк шул. Төшләремне әнидән кала, берәүгә дә  сөйләмим. Яхшысын күз тидерүдән куркам, кайгылысын сөйләп, гаиләмне, башкаларны борчыйсым килми.
 
– Могҗизалы төшләр керәме?
 
–Мәдрәсәгә йөри башладым. Шул вакытта миңа бер төш керде. Бик матур яшел болын. Баскычтан менеп барганда, берәү кулын җилкәмә куеп  туктатты. «Рәзинә, күңелең чиста синең, догаларны күбрәк укы, башкаларга да файда китерерсең. Өеңнең бусагасыннан  теләсә кемне кертмә», – диде. Бу тавыш миңа ихлас күңелле ярдәм сорап килүчеләрне генә  өебезгә кертергә кушты. Минем  исемем чынлыкта Рәзинә бит. Аны әти-әнием Регинага үзгәрткән. Менә шушы тавыш мине  башка төшләрдә дә кисәтә хәзер.  Беренче баладан соң, ике  тапкыр сабыемны югалттым. Шушы ике очракта да кайчан  көмәнгә узачагымны һәм  балам төшәгенә кадәр әйтте ул. Димәк, болар бит чыннан да киләчәгемне дә  әйтә торган төшләр.
 
 
Икенчесендә җәннәтне күрдем. Бер бүлмә – җиләктән, икенчесе чәчәкләрдән тора. Андагы матурлык, әйтеп бетерерлек түгел. Чишмәләр нишләптер җирдән акмый, күктән төшә икән. Үтә күренмәле,  әйтерсең, сәйләннәрдән чигелгән. Анда йөргәндә,  аятьләр, сүрәләр ишеттем. Нинди матур икән бу җәннәт дип уянып киттем. Шулай ук Галәмне, планеталарны да күргән бар.
 
– Иң матур төшең?
 
– Өченче балам – кызым Рания туасы керде. Кара чәчле, бик таза кыз. Шуның исен иснәп туя алмадым.  Иремә әйтмичә түзә алмадым, аның белән бала сөенеченә дип юрадык.  Икенче  бер төшемдә мәрхүм әтиемне күрдем. Сабан туе иде бу. Яшел чирәмдә ат чабышы карыйбыз. Әти шунда яныма килеп: «Бәби көткәнегезне күптән беләм», – димәсенме! Чыннан да, өченчегә уздым. Аны бик җиңел таптым.  Бала тудыру йортында  сабыемны күкрәгемә куйгач, аның исе борынны ярып керде. Нәкъ төштәгечә аны иснәп туя алмадым.

– Илдә буласы вакыйгалар да сиздертеп кермиме соң?
 
– Коронавирус, мобилизацияне дә күрдем, тик бу хакта бер кешегә дә әйтмәдем. Палатада аппаратка тоташтырылган бик күп хасталар ята иде. Коронавируска булган  бу. Өч автобус кешене елап озатканны күрдем. Монысы  – мобилизация. Чыннан да, районнан  өч автобус  хәрбиләрне озаттылар. Солдатлар үлеп кайта, аларны да күрәм. Без район мәдәният йортында эшлибез. Төштә шунда мәетләр кайтканын,  бик күп чәчәкләр, ленталар күрдем. Халык шунда керергә чиратта тора… Куркынычмы? Миңа  менә шушы  халәтне кичерергә һәм шул тойгылар белән яшәргә кирәк.
 
– Башка кешеләр дә төшлек салдыртырга килә, дисең… Андыйлардан  акча аласыңмы?
 
– Биш ел элек әтием үлеп киткәч башланды бу. Әтинең  үлгәнен шимбә көнне төштә күрдем. Ял көнне төп йортка әнигә кунакка бардык. Аңа сөйләгәч, озын гомерле булыр, дип юрады. Юк, булмады шул. Берничә көннән соң кисәк кенә гомерлеккә күзләрен йомды. Шуннан соң әни бу хакта туганнарга сөйләгән. Бер туганыбыз: «Билгесезлек борчый мине, бәлкем, чишелешен төштә күрерсең», – дип төшлек куюмны сорады. Куйдым, рас килде. Чыбыксыз телефон тагын да яхшырак эшли башлады. Төшлек  куйдыртырга теләүчеләргә каршы килмим. Бер тиен дә акча алмыйм, минем өчен иң мөһиме – ярдәм итү. Моның өчен сораучы кешенең ихлас булуы кирәк.

Хәзрәт киңәше
Рөстәм Хәйруллин,  Казандагы  «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы:
 
– Рәсүлебез  (с.г.в.) хәдисләрдә, төшләр берничә төрле  була, ди. Беренчесе – Аллаһтан. Ул  төштә безгә нәрсәне  булса да күрсәтә. Икенчесе – шайтаннан. Моның белән ул кешене куркытырга тели. Өченчесе – мәгънәсез  төшләр. Без Аллаһтан булган төшләргә ышанырга тиеш. Рәсүлебез, киләчәкне төштә күрү – пәйгамбәрлекнең бер кисәге, дип әйтә. Әмма хәзерге вакытта пәйгамбәрләр юк. Әгәр дә кешегә төш рас керә икән, аны күрәзәчегә санарга ярамый. Димәк, Аллаһы Тәгалә төш аша аңа бер нигъмәтен бирә. Хәзерге вакытта аны  төрлечә  фаразлаучылар күбәйде. Төшне дин күзлегеннән чыгып юрарга ярый.  Ләкин Мөхәммәд пәйгамбәр ничек  юраган, шулай юрарга тиеш. Моңа дини галимнәрдән өйрәнергә кирәк.
 
Регина Хәкимҗановдан – төшлек
 
Ир бала күрсәң – дәүләт, кыз бала күрсәң – сөенечле хәбәр.
 
Суда йөзсәң – балага узасың.
 
Балык тотсаң  – акча керә.
 
Алка  югалту – парыңны югалту.
 
Иске аяк киеме кию – элекеге сөйгәнеңне күрүгә.
 
Тешләрең  коелып бетү – гайбәткә бату.
 
Чәчеңне кисү  – авыруга.
 
Төшеңдә тәмле ризык ашап, туенмасаң – әҗәтең күбәя.
 
Киемгә ямау салу, ертык кием кию – көлкегә калу.
 
Чәчәкләр арасында йөрү – хыялың чынга ашу.
 
Чишмә суы эчсәң – мактарлар.
 
Көзгегә карансаң – алданырсың.
 
Тауга, биеккә менсәң (лифт белән дә) – уңышка.
 
Арыганчы көлсәң – еларсың, үксеп елау –сөенечкә.
 
Тычканнар, тараканнар – комарлы уен уйнап, әҗәткә батуга.
 
Җир казу – мәеткә.
 
Кояш, йолдызлар  – көтелмәгән  сюрприз.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 09.12.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»