поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Гыйнвар
  • Мөнир Вафин - шагыйрь
  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Гөлназ Солтанова - җырчы
  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - язучы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
09.12.2022 Җәмгыять

Фәүзия апа: «Бу ФОТОдан соң Германия егетләреннән хатлар килә иде»

Питрәч районының Шәле мәктәбе музеена кергәч, күзебез сыер савучы өч кыз сурәтләнгән бер фотога төште. Бу – рәссам Харис Якупов иҗат иткән «Көчле кешеләр» картинасы. Аның геройлары – яшь кызлар: Мәрзия, Фәүзия, Сәкинә. Әлеге вакыйгадан соң 58 ел вакыт үткән. Хәзер 81 яшьлек Фәүзия апа Сәйфетдинова гына исән икән.

«Эш калдырып йөрмәгез!»
Харис Якупов, 1960–1972 нче елларда Шәледә яшәп, «Көтүче малай», «Көтүчеләр», «Мәрзия тузганаклар арасында» һәм башка картиналар иҗат иткән. Аннан соң да  авылга сукмакларын суытмаган. Бу авылның табигате,  тырыш кешеләре аңа иҗаты өчен җим булган. Юкка гына рәссам: «Ирешелгән уңышларымның күбесе – Шәле картиналары өчен», – димәгәндер. 1964 елда ясаган «Көчле кешеләр» картинасының исеме җисеменә туры килеп тора. Чыннан да, Фәүзия апа бик көчле рухлы хатын булып чыкты. Күргән авырлыкларын искә төшергәндә, битләре буйлап тәгәрәгән күз яшьләре үзе бер яктылыкка әйләнә. Мөлаем апаның йөзендә нур балкый. Ә тормышы эш белән үткән дә киткән…
 
Фәүзия апа  фотога төшкән мизгелләрен әле дә хәтерли.  Кызлар Харис Якуповка:  «Эшне бүлдереп йөрмәгез әле», – дия торган булган. Бу вакытта әле алар үзләренең кайчан да булса геройга әйләнәсен күз алдына да китермәгән. Ә бит бу фото Шәле кызларын илгә түгел, хәтта дөньяга да таныта. Фәүзия апага чит илләрдән дә хатлар килгән хәтта.
 
– Җәйләүдә  төнлә кунып, сыер савабыз шулай. Харис абый Якупов, хатыны  Раушанияне ияртеп, безне фотога төшерергә килә иде. Кызларны сайлап кына алды, – дип сөйли Фәүзия апа. – Иртән сыер савып чыгам, йокы килә. Битләрне, кулларны юам да рәссам янына ашыгам. Иннек тә сөрткән булмады. Көн буе бер урында селкенмичә  басып торырга кирәк. Эш беткән арада инде бу.  Өстә – бала итәкле күлмәк, ак алъяпкыч. Харис абый сине әйләндерә-әйләндерә  кәгазьгә төшерә.  Ардырды да, атналар буена сузылды бит. Ул вакытта кияүгә чыкмаган идем әле. Бу фото Германиягә кадәр барып җиткән. Егетләрдән, сезгә кунакка кайтам, дигән хатлар килә иде. «Мин кияүдә шул», – дип алдадым. Бер белмәгән кешегә, кайтыгыз дип,  ничек  языйм ди? Кияүгә дә яучы килгәч кенә чыктым, урлатмадым.
 
 
 
Койрыкларын сабын белән юган
7 сыйныфны тәмамлагач, фермада бозаулар карый башлый Фәүзия. Күп тә үтми, сыер савучы итеп куялар. Иртәнге дүртенче яртыда ул инде – эштә. Фермага көнгә өчәр тапкыр барырга  туры килгән. Үз гомерендә эшкә бер  генә тапкыр соңга калган.
 
Фәүзия апа әйтүенчә, колхозны миллионер итү өчен, рәис Фәйзрахман Сафин  сыер савучыларга нинди генә эш кушмаган. Берсенә дә каршы килмәгән алар.
 
– Берәр пот  сөт сауган Фәүзия апагыз мин! Бер сыердан 16–17 литр сөт саудым. Кул белән 20 сыерны дигән сүз бу. 40лап бидон юдым. Эш кенә булсын миңа. Сыерларның койрыкларын  сабын белән ап-ак итеп юа идем. Түшләрен кырып, мунчала белән ышкып… Ферма мөдире Хөсәен абый: «Фәүзиядән үрнәк алыгыз!» – дия иде.  Иртүк сыерларның барысын да мөгезләреннән тотып, сөеп чыга идем. 40 елга якын эшләп, бер мәртәбә дә  типкәннәре булмады, – ди хезмәт ветераны.
 
Тормыш булгач, төрле гаделсезлекләр белән дә очрашырга туры килә аңа. Әйтик, ун ай буе беренче урында барган Фәүзиянең хезмәтен бәяләмәгәннәр. Шуннан рәискә барып: «Минем нинди гаеп бар, эшләмәсәм, алай дип тә йөрмәс идем», – дип үз сүзен әйтеп кайткан.
 
– Колхоз рәисләре еш алышынып торды. Эшләгән елларымның кайберләрен хезмәт кенәгәсенә язмаганнар. Хисапчы янына кергән идем, белмим, ди. Минем кебекләр  хәзер 27–30 мең сум пенсия ала. Ярар, мин 22 меңгә дә риза. Лаеклы ялга чыкканда, бер мактау кәгазе дә бирмәделәр, – ди ул.
 
Бала табарга курыкмагыз!
Ире Салих гомер буе  тракторчы булып эшләгән, хәзер мәрхүм инде. Тик Фәүзия апага бала сөю бәхете эләкмәгән. «Бала табарга курыкмагыз. Алар картлыкта  ташламый. Менә миңа Аллаһы Тәгалә бала бирмәде, нишләтим», – дип үкенеп тә куйды. Үзләре гаиләдә алты кыз үскән. Хәзер  өчесе генә исән. Ярый, туганнарының балалары булышып тора икән. Апасының килене – социаль хезмәткәр. Мунчасын да кертә, башка эшләрендә дә булыша.
 
Узган кыш бу вакытта ут эчендә идем, дип, кичергән авырлыкларын да искә төшерде Фәүзия апа. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, башта егылып, аягын сындырган, аннан ковид эләктергән.  Хәзер тормышына бик шөкер итә.
 
– Эш булмаса, Фәүзия апагыз авыруга сабыша.  Кулларым кәкре булса да, туганнарыма оекбашлар бәйлим, бәрәңге утыртырга булышам. Картлык көннәрендә кеше кулларына калырга язмасын иде инде. Бөтен теләгем шул, –ди  эчкерсез Фәүзия апа.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 09.12.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы