поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.02.2011 Мәгариф

Телемнән итмә ятим

Кызганыч ки, елдан-ел мәктәпләрдә татар теле дәресләренә сәгатьләр кыскартыла бара. Похвистнево районының Яңа Мансур авылында да мәктәптә татар теле атнасына бер сәгать кенә керә, балаларга тел өйрәтелмичә, әдәбият кенә укытыла, дигән хәбәрләр килеп ирешкәч, барысын да үзем барып күрергә булдым.

- Безнең мәктәптә барлыгы 87 укучы белем ала, шуларның 11е хәзерлек бүлегенә йөри. Алар белән татар теле укытучысы Лилия Нуретдинова шөгыльләнә. Ә менә татар теле дәресләре бөтенләй укытылмый, дигән сүзләр дөреслеккә туры килеп җитми.

 

Әйе, хәзер укыту сәгатьләре елдан-ел кыскара бара. Ә без, укытучылар һәм әти-әниләр, татар телен укытуга каршы түгелбез. Укучылар үзләре дә ана телен бик яратып укыйлар. Күрше Сосновка авылыннан килгән балалар гына татар телен өйрәнмиләр. Ә менә укытуның базис планын без үзебез берничек тә үзгәртә алмыйбыз. Артып калган сәгатьне информатика фәненә бирәбез, чөнки компьютер заманында бу бик кирәк нәрсә. Югары уку йортларына укырга кергәч, шушы белем таләп ителә бит. Ә бер дәресне физкультурага бирәбез. Инглиз телен былтыр ике сәгать укыткан булсак, быел өч дәрес дәвамында укытырга туры килә. Элек филологик дәресләр җыентыгына инглиз, татар, рус телләре дә керә иде бит. Һәм мин бер сәгатемне филогогик дәрес итеп татар телен укытырга бирә идем.Ә хәзер бездә милли статус юк. Мәктәбебез рус мәктәбе булып санала. Шуның өчен дәресләр тәмамлангач, җиденче сәгатьтә татар теле факультатив рә-вешендә генә укытыла. Без аны берничек тә расписаниегә кертә алмыйбыз. Татар теле факультатив буларак кына укытылса да, элеккечә дәрес бирү тәртибендә алып барыла. Математика фәнен дә кыскартасыбыз килми, чөнки укучылар аңардан имтихан бирергә тиешләр.

 

Хәзер балалар гел компьютер каршында утыру сәбәпле, исәнлекләренә куркыныч яный, дип президентыбыз чыгарган карар нигезендә физкультура дәресләренә дә игътибар артты. Әлегә җиденче класска кадәр физкультурага өч сәгать бирелеп килә. Үзебез дә нишләргә дә белмибез инде. Укучыларны имтихан бирергә әзерләргә дә, шул ук вакытта аларга татар телен дә укытырга кирәк. Киләсе елда яңа укыту стандарты биреләчәк, анысы ничек килеп чыгар инде? Шуңа өмет баглап торабыз. Әгәр укыту планында: “Татар теле укыту таләп ителә”, дигән сүзләр гамәлгә ашса, барысы да җайланыр иде, - дип үзен борчыган мәсьәләләр турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирде миңа мәктәп директоры Тәнзилә Әхмәтбарый кызы Галиева.

 

- Мин 1993 елдан бирле татар телен укытам. Ул елларда бик әйбәт иде: атна саен татар теленә - ике, әдәбиятка бер сәгать бирелә иде. Хәер, бездә “Әлифба” хәзер дә беренче класстан ук укытыла. Быел мәктәптә бишенче класс юк. Алтынчы класска кадәр татар теле атнасына бары бер, сигезенче класста ике сәгать кенә, 10-11нче классларда татар теле бөтенләй укытылмый. Дөресен әйткәндә, алтынчы класстан тугызынчыга кадәр балаларга бары тик әдәбият дәресләрен генә укытам. Укытырга китаплар да җитешми. 1992-93нче елгы китаплар белән эш итәргә туры килә, әле аларның да кайбер битләре төшкәләгән, яңа программадан да артта калдык. Казанга, Яр Чаллы шәһәрләренә китапка заказ биргән идек, тик бу эшебез барып чыкмады.

 

Үткән атнада Гали авылына экскурсиягә барып кайттык. Алар безнең кебек китапларга артык мохтаҗ түгелләр. Безнең белән чагыштырганда укыту сәгатьләре дә күбрәк.

 

Мәктәбебездә рәтләп татар теле укытылмагач, безне татар олимпиадаларына да чакырмый башладылар хәзер, - дип сөйләп китте татар теле укытучысы Лилия Нуретдинова. - Китапханәләрдә татар китаплары булмау сәбәпле, укучылар класстан тыш дәрес үткәргәндә, урысча укыган әсәрләрне татарчага әйләндереп, аларның эчтәлеген сөйлиләр. Сочинение яздырсам да, бик теләп, шатланып риза булалар.

 

Төрле чаралар, бәйрәмнәр үткәрергә җыенсак, укучыларга милли костюмнарыбыз юк. Бер костюм гына да бер мең сум тора бит хәзер. Аптырагач, инициатива күрсәтеп, аларны үзебезгә тегәргә туры килә.Әгәр читек кирәк булса, авыл буйлап эзләргә чыгабыз. Спонсорларыбыз да юк. Мәктәптә сәнгать җитәкчебез дә юк. Шундый читенлекләр белән булса да мәктәптә, авыл Мәдәният йортында үткәрелгән төрле бәйрәмнәрдә, чараларда укучы балалар бик теләп катнашалар. Авылыбыз кешеләренә, әниләр, өлкәннәр көненә багышлап, бик матур концерт программасы күрсәттек. Алар барысы да саф татар телендә үткәреләләр. Балалар гаиләдә, урамда да үзара татарча аралашалар. Шулай итеп, без аларны рухи яктан татар итеп тәрбияләргә тырышабыз.

 

- Тик шунысы күңелсез, укучыларыбызны соңгы елларда өлкә үзәгендә үткәрелгән татар фестивальләренә бөтенләй чакырмый башладылар, - дип тәрбия буенча мәктәп директоры урынбасары Земфира Шәрәфетдинова да сүзгә кушылды.

 

Менә шундый сөйләшү булып алды Яңа Мансур авылы мәктәбендә укытучылар белән минем арада. Алар белән аралашкач, бераз уңайсыз да булып китте. Бүгенге көндә татар милләтенең дәвамчылары, киләчәге булган балаларның рәхәтләнеп татар телен укый, мәдәнияте белән шөгыльләнә алмаулары бик аянычлы хәл, әлбәттә.

 

Язмышым, үзең аердың,

Юк әткәм һәм юк әнкәм,

Юк җирдә башка шатлыгым,

Әйтче, мин кемнән, йә, ким?

Әнкәмнән мәхрүм итсәң дә,

Телемнән итмә ятим, - дип язган булган күренекле татар шагыйре Сибгат ага Хәким. Минемчә, тел белән дин икесе бергә янәшә йөриләр. Хәзерге яшьләр телне белмәсәләр, динебез белән дә кызыксынмаячаклар. Әгәр киләчәктә дә бу шулай дәвам итә икән, татар милләтенә бөтенләй бетү куркынычы яный, дигән сүз. Бәлки, мәктәп җитәкчесе Тәнзилә ханым Галиеваның: “Татар теле укыту таләп ителә”дип аталган яңа проект гамәлгә ашса, барысы да җайланыр иде, дигән сүзләре белән килешергә һәм нәрсәдер өмет итеп яшәргә кирәктер?!

 

Рәсемдә: Яңа Мансур авылы мәктәбенең татар теле укытучысы Лилия НУРЕТДИНОВА укучыларга дәрес бирә.

 

Яңа Мансур авылы,

Похвистнево районы.


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»