|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.12.2022 Хәвеф-хәтәр
"Газель" боз астына киткәнБашкортстанда Бөредә Агыйдел елгасында “Газель” йөк машинасы боз астына киткән. Район хакимияте башлыгы Антон Талалов хәбәр итүенчә, йөртүче машинада боз өстеннән чыгарга маташкан һәм ярты юлда чак кына батмый калган. “Исегезгә төшерәм, Агыйдел елгасы аша боз кичүен оештыру эшләре башланды. Шулай да озак торган салкын көннәргә карамастан, боз әле юка. Йөртүчеләр, үзегезне һәм пассажирларыгызны саклагыз”, – дип язган социаль челтәрләрдә Антон Талалов.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтендә ирнең йөк тулы “Газель”дә бозга чыгуын һәм ярдан 7 метр ераклыкта боз астына китүен хәбәр итәләр. Һәлак булучылар һәм каза күрүчеләр юк. Машина хуҗасы үзе чыгып котыла алган.
Ведомствода бу боз кичүенең декабрьнең икенче декадасында ачылырга тиешлеген әйттеләр.
Фото: Антон Талалов/vk.com
Чыганак: bashinform.ru
--- |
Иң күп укылган
|