поиск новостей
  • 20.05 "Тапшырыл...ган хатлар", 12+, 18:30, Кариев театры
  • 26.05-27.05 Премьера! "Тимур һәм Комета",6+,13:00, Кариев театры
  • 31.05 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.06 "Бәхетле көнем", 3+, 13:00, Кариев театры
  • 02.06 "Нигез ташлары",12+, 18:30, Кариев театры
  • 06.06 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, 18:30, Кариев театры
  • 07.06 "Матур CITY", 12+, 18:30, Кариев театры
  • 15.06-16.06 Премьера! "Йосыф",12+, 18:30, Кариев театры
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Июль аеннан гостинка снимать итергэ телим. Риелторлар борчымасын! Ватсапка языгыз: 89872312932
  • Ике булмәле квартирада тору өчен иптәш эзлим, Авиатөзелеш районы) 89274287185 ватсап языгыз
  • Яшь гаилә яки хатын-кыз өчен Авиатөзелеш районында 12 кв.м.лы бүлмә сатам. Бүлмәдә ремонт ясалган, яхшы хәлдәге мебель һәм техника (холодильник, кер юу машинасы) бар. Бәясе 1600000 сум. тел.89093080784
  • Сыер сатып алам! Бер ике тапкыр бозаулаган, саудыра торган! 89393650117
  • Казанда бер булмале квартира снимать итам,2 егет тору очен .Метро якын булса яхшы булыр иде.Энергоинститут,Москоский район или Аметьева тираларе ярый: 89656083354
  • Дуслар! Соңгы кыңгырау көненә кызлар өчен көрән төстәге мәктәп формасы кирәк иде. 1 көнгә прокатка биреп торучы табылса, бик шат булыр идек. Күлмәге озынрак кирәк.Зинар, ярдәм итегез. Тел.: 89274173110
  • Торле порода Сарыклар , Саулыклар , Тэкэлэр , Бэкэйлэр , Буаз Сарыклар сатыла. Балтач . Тел . +79874245531 (ватсап)
  • 2 чилэк бэрэнге бар кемгэ кирэк?89372803818
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК,ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ! 89196271171
  • Хәләл 3 үрдәк түшкәсе сатыла, Казан, 8 927 40 592 02
Архив
 
24.02.2011 Дин

Казан наратлары яки байлыгыбыз ник безгә хезмәт итми?

Ул Аллаһ җирне сезгә түшәк кылды, җир өстендә сезгә юллар кылды вә сезгә күктән яңгыр иңдерде. Аллаһ әйтте: "Яңгыр белән сезгә җирдән күп төрле үсемлекләр чыгардык.” («Та-Һа» сүрәсе, 53 нче аять)

Челтерәп аккан көмеш сулы, гүзәл усаклы, имәнле һәм наратлы тарлавык ярына урнашкан бакчалык җәмгыятебездән ерак түгел генә бормаланып Иделгә барып тоташа торган асфальт юл үтә. Юлның ике ягында күп еллар дәвамында сабан-тырма тимәгән, кыр үләннәре котырып үсә торган җир биләмәләре дә бу тирәгә ниндидер күркәмлек өсти. Ә инде җәйнең икенче яртыларында үзләренең ямь-яшел йомшак ылыслары белән тирә-юньгә сабыйларча күз карашларын төбәгән яшь наратлар күренә башлагач, тагын да сокланыбрак карыйсың бу тирәгә. Сокланасың да, гаҗәпкә дә  каласың бу могҗизага! Чөнки беркем дә утыртмаган, беркем дә орлыкларын сипмәгән, ә яшь наратлар чыгалар да үсәләр, чыгалар да  үсәләр. Чыгалар да, үзләренең бу җирлектә, ошбу кояш һәм зәңгәр күк астында яшәү хокуклары барлыгын шатланып игълан итәләр...

 

Мул кояшлы, җылы яз көннәренең берсендә шомарак саплы, ялтыравык йөзле көрәгемне сайлап алдым да, шул яшь наратлар янына юнәлдем. Минем якынлашканымны күргәч, башта бөрешеберәк киткәндәй булсалар да, кулымда балта түгел, ә көрәк икәнен күргәч, тынычланып, елмайгандай итеп, ылысларын җәебрәк җибәргәндәй тоелдылар.

 

Мин  аларның нәзек кенә, көрәнсу  төстәге тамырларын җәрәхәтләмичә, янында үскән үләннәре һәм үзләренә яраклашып, ярмаланып торган туфракларыннан аермыйча гына үземнең урам як бакча коймасы буена алдан эзерләп куйган чокырларыма иркәләп кенә, тезеп утыртып куйдым. Артык җәбетмичә генә төпләренә су да сибеп чыккач, наратларым иркән сулыш алып җибәрделәр...

 

«Ай үсәсен – көн үскән, ел үсәсен – ай үскән» – дигәндәй, наратларым берничә ел эчендә шул кадәрле тиз үсеп киттеләр ки, хәтта кайберләренең башлары электр тимерчыбыкларына тиярлек булып күтәрелделәр... Сүбхәәнәллааһ!

 

Алар яныннан үткәндә, мин кулларым белән ылысларын йомшак кына сыйпап, озын һәм игелекле гомерләр телим. Ә инде язларын тирә -якларына сибелгән, орлыклары өлгереп, кем әйтмешли, борыннарын өскә күтәргән тәңкәчекле күркәләрен җыештырып, үзләренең төпләренә салып куям. Күпереп яткан күркәләр наратларыма ниндидер өстәмә купшылык, күркәмлек бирәләр...

 

Наратлар, наратлар...

 

Нишләп соң бу җирлекне алар яратарак төшә микән? Әллә моннан бик еракта булмаган урманда ботактан-ботакка сикереп, чемченеп йөрүче кошлар нарат орлыкларын алып килеп, нәкъ шушы җирләргә генә сибәләр микән?

 

Шундый уйлар һәм җавапсыз сорауларымнан күңелем сыкранып йөргән көннәрнең берсендә профессор Иршад Әхмәт улы Гафаровның «Болгар -Казан тарих көзгесендә» дигән китабында менә мондый юлларга тап булдым: « ... Ләкин тагын бер тапкыр шуны искәртеп үтәсе килә: инде Идел Болгарында ук авыл хуҗалыгы, бакчачылык һәм яшелчәчелек нык үскән була. Археологик казу эшләре вакытында табылган кыяр, мәк, киндер орлыклары, чия, кура җиләге төшләре дә шул турында сөйли...»

 

Мәк, киндер, чия төшләре арасында нарат күркәсендәге орлыкларның да булганлыгын кем инкарь итә алыр соң?

 

Аллаһының рәхмәте яусын Сезгә, профессор. Мин үземне борчыган соравыма Сезнең китаптан җавап таптым шикелле. Димәк, безнең бакчачылык урнашкан бу җирләрдә элек шаулап үскән нарат урманы булган! Шуңа күрә дә алар монда чыга да үсә, чыга да үсә икән!

 

Мин дә археологларыбыздан үрнәк алып, тирәнерәк казырга ниятләдем. Көрәк белән түгел, китап киштәләрен актарырга керештем. К. Р. Синицына авторлыгында дөнья  күргән “Татарстан һәм татар халкы тарихы” (русчадан И. Ә. Кыямов тәрҗемәсе) дигән дәреслек менә ниләр сөйли мине борчыган темага: “Персия походына әзерләнү 1718 елда Казанда адмиралтейство төзүгә китерә. Казан губернасы корабльгә яраклы урманнарга бай саналган. Казан тирәсендәге имәнлекләрне карап чыккач, Петр I бүтән верфьләрне дә имән агачы белән тәэмин итәргә боерган.

 

...Казаннан Балтыйк диңгезенә биш корабльдән торган эскадра, ә Азовка сигез судно җибәрелүе мәгълүм.

 

...Бу ун меңләгән хезмәт кешесенең, балта осталары һәм корабль төзүче осталарның, имән агачларын кисеп, адмиралтействога ташыган лашманчы крестьяннарның авыр хезмәте дигән сүз. Корабльгә яраклы йөзәр еллык нарат һәм имәннәрне, дистәләгән чакрым ераклыктагы урманнардан кисеп, елгалар буйлап Казанга таба агызып төшерергә туры килгән.

 

XVIII гасырда адмиралтействога беркетелгән 45 мең крестьянның 37 меңен татарлар тәшкил иткән.

 

Йөзәрләгән лашманчы (лашман-немец сүзе, урман эшчесе дигәнне аңлата) йә суыктан, йә агач астында калып һәлак булган, йә эш вакытында имгәнгән. Ун кешенең сигезе гомерлек гариплеккә дучар ителгән”.

 

Лашманчы хезмәтенә крестьянның ниндиен җәлеп итүләре турындагы мәгълүматны 1999 елгы милләт календареннән китерәсем килә. “Рус хакимнәре лашманчылыкка алу сәясәтен башка милләтләрне христианлаштыру сәясәте белән бергә үреп алып барганнар. 1748 елның 7 декабрендә чыккан Указ нигезендә христиан динен кабул кылган крестьяннар лашман хезмәтеннән азат ителгәннәр”.

 

Имәндә икән чикләвек! Ата-бабаларыбыз  мирас итеп калдырган мәһабәт нарат урманнарын үзенең явыз (сугыш) максатларын тормышка ашыру өчен кыркып бетергән һәм милләтебезнең тамырына -динебез исламга балта күтәрергә боерык биргән бәндә, әлеге дә баягы, Петр патша булган. Дөрес, бабаларыбызның изге ядкарен Хак Тәгалә барыбер Үзенең киң кодрәте белән безнең буыннарга да китереп ирештерә. Һәрдаим җирдән борын төртүче яшь наратлар Аллаһының бер генә инсаны тарафыннан да кире кага алмаслык дәлил булып утыралар бүген дә.

 

...Мин хәзер бакчамның койма буенда гөрләп үскән наратларга бөтенләй башка күз белән карыйм. Алар яныннан Аллаһыбызга шөкранә кылып, күпләгән догалар укып узам.

 

Йа Раббым, Үзең бүләк иткән җир асты, җир өсте байлыкларыбызны золымнардан сакла! Шул байлыкларыңнан, күп гасырлар элек ислам динен кабул итеп, Коръәни-Кәрим һәм Мөхәммәд Пәйгамбәребез (с. г. в.) сөннәте буенча яшәгән изге бабаларының туган туфрагында көн күргән оныкларына да файдалануны насыйп әйлә! Без Синең юмартлыгыңның чиксез киң икәнлегенә ихластан ышанып, рәхмәтеңнән ташламавыңны үтенәбез. Әмин.


Мәгариф РАЯНОВ
Тatar-islam.ru
№ |
Тatar-islam.ru печать

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Ханский дом
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar
Шәһри Чаллы