|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.12.2022 Фаҗига
Татарстанда «КАМАЗ» белән бәрелешкән җиңел машинаның йөртүчесе һәлак булганКичә кич М7 трассасының сигезенче километрында юл һәлакәте булган. Юлның Менделеевск районы өлешендә Hyundai йөртүчесе каршы якка чыккан һәм югары тизлектә «КамАЗ»га килеп бәрелгән. Бәрелештән соң йөк машинасы юл кырына төшеп китеп ауган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр, дип яза Татар-информ.
Авария урынында җиңел машинаның йөртүче һәлак булган. Автомобильдә утырган хатын-кыз төрле җәрәхәтләр алган. ЮХИДИ юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өнди.
--- |
Иң күп укылган
|