|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.12.2022 Фаҗига
Нурлат районында аучыны атып үтергәннәрТатарстанда аучыны атып үтергәннәр. Бу хәл очраклы рәвештә килеп чыккан, дип билгеләп үтелә. Күкрәгенә атып яраланган 40 яшьлек ир хастаханәгә илткәндә вафат була, дип хәбәр итә ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.
Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган. Вакыйганың барлык нечкәлекләре ачыклана.
"Матбугат.ру"га билгеле юулганча, фаҗигадә гаепле буларак 58 яшьлек ир-ат шикләнелә. 6 кешедән торган төркем поши ауларга чыга. Машина янында ау мылтыгын чехолга салганда, ул ялгыш курокка баса һәм янәшәдәге ир-атка эләгә. 40 яшьлек ир хастаханәгә барганда вафат була.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|