|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.12.2022 Фаҗига
Яңавыл юлында ике кеше үлгәнБүген, 7 декабрьдә, иртән Башкортстанның Яңавыл районында юл-транспорт фаҗигасе булган. “Яңавыл-Уфа” трассасында Каймаша авылы янында йөк машинасы белән “десятка” бәрелешкән. Җиңел машина эчендәге биш пассажирның икесе, кызганычка, һәлак булган. Калган өчесе төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Аларга медицина ярдәме күрсәтелгән.
Йөк машинасы йөртүчесенә зыян килмәгән.
Бу фаҗига буенча тикшерү эше бара.
Автор:Язгөл Сафина
--- |
Иң күп укылган
|