поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.12.2022 Мәдәният

«Һөнәр» фестивале «Рөстәм маҗаралары» премьерасы белән башланды (ФОТО)

Кариев театры «Һөнәр» XIV бөтенроссия яшь режиссура фестивален Тимур Кулов сәхнәләштергән «Рөстәм маҗаралары» премьерасы белән башлап җибәрде.

«Быелгы фестивальдә барыбызга да яшь режиссерларның эшләре белән шаккатып, алар куйган спектакльләрдән позитив җыеп сокланырга язсын! Без фестивальне башлыйбыз! Хәерле сәгатьтә!» - дип фестивальгә фатиха бирде театрның баш режиссёры Ренат Әюпов.

«Бу фестиваль безгә яшьләр иҗатына мәйдан, яңа сулыш бирә торган чара булуы белән кадерле. Безнең белән биредә фестивальнең экспертлары да, мәдәни күзәтүчеләр дә», диде үз чыгышында театр директоры Луиза Янсуар.

«Быел фестивальгә студентларны чакырып яңа сулыш өрергә булдык. Алар – язмышларын театр белән бәйлисе яшьләр дә фикер алышуларда катнашырлар», - диде ул. 

Татарстан мәдәният министрлыгы исеменнән фестивальдә катнашучыларны һәм тамашачыны министр урынбасары Дамир Натфуллин сәламләде.

«Республиканың мәдәни картасында «Һөнәр» фестивале әһәмиятле урын алып тора. Ул дүртенче ел инде Кариев театрында уңышлы үтә. Ул Татарстанның театраль мәйданнарын биләп кенә калмый, Россия киңлекләрендә дә таныла бара», - диде Дамир Натфуллин.

Ул фестивальдә Татарстан театрларыннан тыш, Санкт-Петербург, Владимир һәм Чиләбе театрлары катнашуын әйтте. Министр урынбасары фестивальнең «Ислам һәм илһам» программасын билгеләп үтте.

«Һөнәр» XIV бөтенроссия яшь режиссура фестивале 5 – 11 декабрь көннәрендә үтә.

Ачылу тантанасыннан соң тамашачыга Гадел һәм Рөстәм Кутуйларның «Рөстәм маҗаралары» премьерасы тәкъдим ителде. Фестивальнең кичке программасында Камал театрында Айдар Җаббаров куйган «Көл» спектакле һәм «Особняк Демидова» театраль резиденциясендә куелган «За синей границей» спектакле иде, дип яза "Татар-Информ" МА.

 


---
Кариев театры
№ --- | 06.12.2022
Кариев театры печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»