поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.02.2011 Җәмгыять

Әфәндем...

– Белмим, ничек эшләргәдер бүген! Башым тубал кебек, кан басымым 200гә кадәр күтәрелде, – дип зарлана башлады хезмәттәш хатын ишектән керә-керешкә. Чыннан да, һәрчак пөхтә-ыспай Гүзәлияне бүген алыштырып куйганнар диярсең. Күзләре кып-кызыл, бите дә агарынып калган. “Ни булды?!” – дибез. Гүзәлия, яшенә тыгылып, бермәл дәшми торды, аннан сөйләргә тотынды:

– Төнге өчләрдә ишек кыңгыравы чылтырады. Барып “глазок”тан карыйм дисәм, аны кемдер томалап куйган. Ә кыңгырауга өзлексез басалар. “Кем бар?” – дип сорыйм – дәшмиләр. Бераздан ишекне дөбер-дөбер кага ук башладылар. Өйдәгеләр дә уянып бетте. Кабат: “Кем бар, ник дәшмисез?! Милиция чакырам!” – дигәч, тыштан: “Милиция бу, ач!” – дигән тавыш ишетелде. “Глазок”тан да кулларын алдылар. Карасам, чыннан да милиция киеменнән 5-6 ир басып тора. Ачтым. Болар, мине бәреп җибәреп, шундук өйгә кереп тулдылар. Бөтен гаиләмне – буй җиткән ике кызымны, улымны, иремне, мине стена буена тезеп бастырдылар. Үзләре пычрак аяк киемнәре белән һәр бүлмә саен йөреп, нидер карап чыктылар. Аннан улыма: “Киен, безнең белән барасың!” – дип әмер бирде өлкәнрәге. Мин улымны ни сәбәпле алып китүләрен сорагач, төн уртасында якындагы кибеттә, сатучыны куркытып, акча талауда гаепләнүен әйтте хокук сакчысы. “Минем улым кичке 6да бүтән шәһәрдән кайтты, төнлә өйдән чыкмады!” – дип карыйм, тыңлаучы да юк. Улым кесәсеннән автобус билетын алып күрсәткәч, берсе: “Карале, без фатирларны бутадык бугай”, – димәсенме! Болар ничек кереп тулганнар, шулай ук дөбердәп чыгып та киттеләр һәм шундук күрше фатир ишеген кага башладылар. Мин, яннарына чыгып, анда инвалид ир яшәгәнен аңлаткач, икенче күршеләргә күчтеләр. Ахырда аларның 18 яшьлек улларын богаулап алып чыгып киттеләр... Мондый хәл Америка киноларында гына була дип уйлый идем, безнекеләр дә кимен куймыйлар икән ләбаса!

 

– Нигә соң шундук 02гә чылтыратып, шикаять бирмәдең? – дибез.

 

Гүзәлия кул гына селтәде:

 

– Әй, карга күзен карга чукымый инде ул, барыбер. Әле дә ярый, улыбызны алып китмәделәр, йөрер идең аннан гаепсезлегеңне раслап.

 

– Минем малайны да узган ел подъезд төбеннән алып киттеләр, – дип сүзгә кушылды Мәрзия. – Дуслары белән шунда очрашып, бергәләп көрәш түгәрәгенә барырга сөйләшкәннәр. Ике егет килеп җиткән, өченчесе соңга калган. Аны көткән арада көлешеп, сөйләшеп торалар икән, патрульсак хезмәте машинасы килеп туктаган. Берни аңлатмый-нитми, балаларны төрткәләп, машинага тутырганнар. Минем Азат: “Ни өчен?” – дип сорагач, бер милиционер эченә суккан да: “Каршылык күрсәткән өчен дә өстәлә әле сиңа, маңка!” – дигән. Төне буе улларыбызны эзләдек. Больница, морг, милиция... Телефоннарын алганнар, иртән генә биргәннәр. Ә минем иртәнгә чәчем агара язды. Баксаң, спорт киемнәре салынган зур сумкалар тоткан егетләрне күреп, беренче катта яшәүче Даша карчык бик каты уяулык күрсәтеп: “Фатир басучылар йөри!” – дип, милициягә чылтыраткан икән. Соңыннан гаепсез икәнлекләре ачыкланды анысы. Әмма, сәбәбе бармы-юкмы, милициягә китерелү турында мәгълүмат компьютерга кертелә икән. Укыган колледжларына да хәбәр килгән, инде эшкә урнашканда да кыенлык килеп чыкмагае ди укытучылары...

 

Коллегаларымны дәшми генә тыңладым. Һәрберсенең хокук сакчыларының миһербансызлыгына тап булганы бар икән. “Арттырмагыз инде, барысы да андый түгел бит. Талаучылардан, үтерүчеләрдән кем аралар соң безне алар да булмаса. Урамнарда анархия, хаос хөкем сөрер иде бит”, – диясем килсә дә, дәшмәдем. Бер карасаң, үз хезмәтенә җавапсыз караучылар һәрбер һөнәр ияләре арасында бардыр инде ул. Тик иминлек һәм закон сагындагы, дәүләт исеменнән эш итүче хезмәткәрләрнең башбаштаклыкка, җәбер-золымга хакы- юк.

 

Иртән-иртүк бозылган кәефләрне күтәреп җибәрим дип, үзем белән булган бер мәзәк хәл сөйләп алырга уйладым һөнәрдәшләргә:

 

– Кәттә “иномаркалар” сирәк-мирәк кенә күренгән еллар иде. Үземнең иске “шестерка”мда барам. Бура кадәр кап-кара тәрәзәле бер “иномарка” юлымны кистереп, чаптырып узды. Шулчак, шалт – сырлы таягын болгап, гаишник йөгерә каршыма! Мин аны теге мафиозины туктата дип торам. Ә бу таягын миңа болгый икән. “Тизлекне арттырдыгыз!” – дип әйтеп тә бетермәде, мин: “Иптәш сержант, ашыгам, мин бит тегенең белән!” – дип, тузаны гына күренеп калган джипка күрсәттем. Гаишникның аптыравы йөзенә чыкты һәм бар кит дип, таягын болгады.

 

Миңа Раиф кушылды:

 

– Мин дә бер елны шалтыравык “Москвич”ым белән авылга кайтырга чыктым. Гаишник туктатты. Машинамны артыннан этеп карады. Китте мескенем тәгәрәп, чөнки кул тормозы эшләми. Белә теге кемне этеп карарга икәнлекне! Ник дисәң, “Москвич”ларның чире бит ул кул тормозы! Штраф чәпәде. Беркетмәсез генә инде. Кире киләм авылдан. Багажникка 4 капчык бәрәңге салынган, артта күәс кадәр хатын утыра. Авылдан алып киләм карчыкны, сөт, ит, күкәй һәм май төяп. Теге урында тагын теге гаишник туктатты. Сызгыра-сызгыра машинаның артына чыкты. Әй этә, әй этә – селкенмәде дә җаныкаем машинам. Жәлләдем бичара гаишникны. Имезлеген авызыннан тартып алган сабый кебек турсайды...

 

Сүз соңгы арадагы милициягә кагылышлы яңалыкларга барып тоташты. Безне хәзер милиция түгел, полиция усаллардан яклаячак бит! Ярый ла исемен үзгәрткәч, җисеме дә үзгәрсә. Башка илләргә тигезләшәбез дип, исем алыштырып кына ришвәттән арына, сафларын намуссызлардан чистарта алырлармы? Бәлки, исем алыштырырга тотасы күп миллионлаган чыгымны эшләренең сыйфатын яхшыртырга тотсалар дөресрәктер? ОМОН хәзер ничек аталыр икән? ОПОН дипме? Кешеләр әнә шулай, киная-катыш гәпләшсәләр дә, илнең киләчәгенә дә, дәүләтнең, халыкның иминлеге, законнар сакланышы өчен җаваплы милиция-полициягә карата да битараф түгеллекләре сизелә.

 

МВД башлыгы, милләттәшебез Рәшит Нургалиевнең хокук сакчыларына “господин полицейский” дип дәшергә кирәклеге турындагы тәкъдиме генә сирәк кешеләрдә яклау тапкандыр, минемчә. Нургалиев иптәш димме, әфәнде димме, үзенең әлеге тәкъдименең хаклыгын “барлык илләрдә дә полиция вәкилләренә шулай мөрәҗәгать итәләр” дип дәлилли. Без кемнән ким, янәсе. “Господин” диюгә, хуҗа кеше һәм аның колы күз алдына килә дә баса. Ник без тигез хокуклы гражданнар түгелмени? Ник мин куак артында посып акча теләнүче гаишникка “хуҗам” дияргә тиеш микәнни?

 

Хәер, халык каршында эшең-гамәлләрең белән хөрмәт казана алмыйсың икән, кушып кына бөек исем белән дәштерә алмассың.

 

Ярый, яхшыга өметләник. Бәлки, чыннан да, сафларындагы очраклы кешеләрдән арынып, бары закон кысаларында гына эшләргә өйрәнер полициябез. Безгә дә яңа исемгә күнегүе җиңел булмас, чөнки әлегә күз алдына җиңнәренә свастикалы чүпрәк бәйләп, фашистларга ялланып, авылы-авылы белән совет кешеләрен җәзалаган полицайлар гына килеп баса. Хәерлегә булсын, берүк.


Галия ХӘКИМОВА
Татарстан яшьләре
№ 19-20 | 15.02.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»