поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.07.2008 Мәдәният

ТҮРӘ ТҮРӘЕВИЧЛӘР ТҮРӘМЕ?

"Ватаным Татарстан " газетасы редакциясе үзенең 11 июль санындагы "Әдәбият кемгә кирәк?" дигән мәкаләсендә әдәбият турында сөйләшүне дәвам итәргә чакырды. Шушы уңайдан, укучы буларак, бездә дә кайбер фикерләр бар иде.

Менә хикмәтле хәл. Телевизордан күреп торабыз ки, Мәскәүнең биек сәхнәләрендә артистлар юмор кичәләре алып баралар. Кем әйтмешли, гөрләп, шаулап бара бу кичәләр. Артистларның һәр әйткән сүзе саен шыгрым тулы залда утырган тамашачы гөрләшеп көлә, һәм без, монда телевизор карап утыручылар да көләбез. Чөнки чынлап торып кызыклы, аларның һәр сүзендә мәзәк, юмор дигән нәрсә чәчрәп тора.

 

Һәм... менә моның киресе. Казаныбызның шундый ук биек сәхнәләрендә "Юмор – шоу" яисә "Көлкеханә" кичәләре уза бит инде. Артистларыбыз шулай ук осталар, шулай ук тырышалар. Тик менә... тамашачы белән шыгрым тулы зал тарафыннан гына көлү авазлары гаҗәеп саран ишетелә. Залда утырган күбәүләр "эһек-эһек" дип куюдан әллә ни үтмиләр. Без моңда, телевизор каршысьшда да шул ук халәттә. Рәхәтләнеп бер көлеп җибәрә алмый утырабыз. Чөнки, чыннан да, әллә ни кызык та, мәзәк тә юк. Юк кеше көлдерерлек нәрсә.

 

Беләсезме, ошбу зур китеккә, бездә чын юморның булмавына, мондый кичәләрдә кайберәүләрнең эче пошканнан авызларын зур ачып иснәп утыруларына бер артистлар гына гаепле түгел. Килеп туган ошбу күңелсез вәзгыятьтә, дөресен әйтеп сөйләшик, асылда, безнең хөрмәтле әдипләребез дә гаепле. Хәтерләре кала күрмәсен, кәнишне, алар чын мәгънәсендә кызыклы әсәрләр иҗат итә алмыйлар. Бездә юморы чәчрәп торган, тамашачыны якасыннан бөтереп алып, чынлап торып көлдерә алырлык хикәяләр, скетчлар язылмый. Менә мин үзем дә хикәяче, кыска гына, үземә ярыйсы гына тоелган хикәяләрем "Чаян"да һәм бүтән газета-журналларда да чыккалап торалар. Тик менә, үземне-үзем битәрләү булса да әйтим, алар да шул "эһек-эһек"тән әллә ни үтми шул. Әдәбият яраткан бер танышымның: "Моны укыганда табан астын кытыклап торсалар гына көләсе килә бит", – дигән гыйбарәсе бар иде. Безнең юмор ул әнә шул тирәдә.

 

Ә менә русларда, моны танымый хәл юк, чын юмор бар. Аларның язучылары чыннан да кызыклы, мәзәкле, һәр сүзе көлдерә торган хикәяләрне язалар һәм артистлар кулына китереп тоттыралар. Аннары тегесе ни эшләп тамашачыны, бөтен залны көлдермәсен? Милләтчеләр мине урысны мактый бу дип тиргәсәләр тиргәрләр, әмма бу шулай. Дөреслекне таный да белергә кирәк.

 

Бәлки безгә юморны үстерү, аны чынлап та мәзәкле иттерү турында зур итеп, бергәләп сөйләшергә кирәктер?

 

Фикерләр димәктән, алар бездә тагын да бар әле. Моннан берничә еллар элек минем кулга Башкортстан язучысы Марсель Сәлимовның кызыл тышлы, әллә ни калын да булмаган бер китабы килеп керде һәм мин андагы кыска хикәяләрне бездәге юморның иң югары ноктасы дип кабул иткән идем. Чын кызык, мәзәк бар иде ул хикәяләрдә. Кемгәдер биреп кире алырга оныттым, әллә чәлдереп үк киттеләр, ул китап юкка чыкты. Менә әле күптән түгел шушы ук авторның Татарстан китап нәшрияты Марсель Сәлим имзасы белән нәшер иткән "Үзебезнең агай-эне" дигән китабын сатып алдым. Тагын шундый ук чын юмор һәм сатираны таптым мин анда. Рәхәтләнеп көлә-көлә укыдым.

 

Шушы чын мәзәкле җыентыкның, минемчә, бер китеге бар. Зур гына китеге. Андагы геройларның күбесе көндәлек тормышта, гомумән, безнең татар халкында булмаган һәм була да алмаган исем-фамилияләрне йөртәләр. Әйтик, Түрә Түрәевич, Габделбөке абзый, Шомафи агай, Яшибелдин, Әлкәшев, Тукбай агай һәм... мондый хикмәтләрне әле тагын күпме теләсәң шулкадәр санап була. Шунысын да әйтергә кирәк: мондый күренеш бер Марсель Сәлимгә генә дә хас түгел. Безнең сатира һәм юморчылар әсәрләрендә һәртөрле Ялагаев, Ялкаубаев, Башкаткановлар тулып ята.

 

Мин башта ук мәсьәләгә укучы буларак якын киләм дип әйтеп куйдым. Беләсезме, укучы ул һәр әдәби әсәрне, хәтта кечкенә генә мәзәкне дә булган хәл дип кабул итә, аны көндәлек тормышка китереп бәйли, язучы сүзенә ышанып укый. Инде әгәренки ул укыган әсәрнең герое әллә ниткән, дөньяда булмаган һәм була да алмаган Түрә Түрәевич яисә Яшибелдин дигән зат икән, әлеге тормышка бәйләнеш шунда ук шарт итеп өзелә, бернинди ышаныч та калмый. Укучы инде Түрә Түрәевичнең түрә икәненә дә, гомумән, аның дөньяда яшәгән, ниндидер эшләр майтара алган зат икәненә дә ышанмый башлый. Түрә Түрәевич үзе дә тере адәм түгел, ә буш урын, түгәрәк ноль булып кына кала. Әгәр дә үзәгендә дөньяда яшәрдәй реаль кеше торса, нинди кызыклы буласы әсәр дә үзенең төсен сала, әһәмиятен югалта.

 

Кем нәрсә әйтер, мин үзем, шәхсән, әнә шулай уйлыйм. Бу күренешне безнең татар әдәбиятының зур бер кимчелеге дип саныйм. Каш ясыйм дип күз чыгару нәкъ менә шушы була инде дип. Соң, җанашларым, үзегез чамалап карагыз әле. Түрә Түрәевич яисә Яшибелдин дигән көчләп тагылган исемнәр алар нәрсәсе белән отышлы? Алар әсәрне мәзәкле итәме? Түрә Түрәевичнең аның нәрсәсе кызык? Юк, алар әсәрнең дәрәҗәсен генә төшерә, әһәмиятен югалта. Укучы "юк нәрсәне яза икән бу" дип хәл итә. Минемчә, әсәрләрнең уртасында һәрвакыт реаль тормышта яши торган кешеләрнең исем-фамилиясе торырга тиеш. Дөрес, безнең татарда Үтәгәнев, Бикташов, Юлдашов, Батыршин кебек кешенең сыйфатына ишарә ясаган фамилияләр очрый. Әмма алар бит бик сирәк һәм шактый сәер дә ишетелә.

 

Сорау туа: кайдан килә бу исем бозу? Мөгаен, түрәләрнең чын исем-фамилияләрен күрсәтеп язу уңайсыз яисә хәтәр дә булган заманалардан. Анысы хәзер дә хәл әллә ни үзгәрмәде, түрәләрне исем-фамилияләрен әйтеп яманлап кара әле... Алай дисәң, бу безнең татар әдәбиятына гына хас күренеш бугай. Шул ук урыс әдәбиятында минем Начальник Начальникович дигән исем-фамилия укыганым юк. Ни генә булмасын, әдәби әсәр геройларының чын исем-фамилияләр йөртүе мәслихәт.


Радик ФӘИЗОВ
Ватаным Татарстан
№ 149-150 | 25.07.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»