поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.12.2022 Язмыш

Улы һәлак булган Рәйсә Сабирҗанова: “Синең урынга үзем кереп ятар идем дә бит...”

Бүген дә Рәйсә апа Казанның Юдино бистәсе зиратына – улының каберенә килде. Яңа гына явып үткән карны газизенең кабер ташыннан сыпырып төшерде дә, җиргә иелеп улы белән сөйләшә башлады.

– Улым, бик сагынам. Ул сагыш еллар үткән саен тирәнәя, йөрәктәге яралар сыкрый, сызлый. Мөмкин булса синең урынга үзем кереп ятар идем дә бит... – ана кеше кулындагы кып-кызыл канәфер чәчәкләрен кабер ташына куйды. 
Зиратта вакыт узганын да сизми калды ул, ире Самат югалтыр тагын, кайтырга кирәк. 
 
Татарстан батыр егетләрен югалтты
…1994 елның 11 декабрендә Россия гаскәрләренең беренче эшелоннары Чечен Республикасы территориясендә «конституцион тәртипне торгызу» өчен республика җирлегенә кертелде. Хәер, ил өчен зур югалтулар китерде бу сугыш. Кемгәдер якын кешесе – ирен, абыйсын, улын югалту кайгысын кичерергә туры килде!
 
– 2001 елның 18 ноябре. Разведчиклардан Гудерместан берничә чакрым ераклыкта урнашкан Иләсхан-юрт (Белоречье) бистәсендә боевикларның төпләнүе турында мәгълүмат алдык, – дип искә ала ул көнне Гудермесның вакытлыча эчке эшләр бүлеге җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе элеккеге башлыгы Фәнис Гайнетдинов. – Операция таң атканда башланды, һәр йорт, һәр абзарны тикшерә башладык. Аларны әлеге бистәдә көтүләрен сиздек, кайбер өйләрдә махсус алар өчен мунчалар ягылган, өстәлләр көйләнгән. “Зачистка” белән махсус оператив төркем шөгыльләнә. Аның җитәкчесе – Казанның Киров районы эчке эшләр идарәсе патруль-пост хезмәтенең батальон бүлеге командиры, милициянең өлкән прапорщигы Марат Җәләлетдинов. Төркем составында сержант Эдуард Сабирҗанов та бар иде. Нәкь менә Эдуард һәм Марат тикшерү өчен икәүләшеп чираттагы йортка керде һәм бандитларның уты астында ятып калды. Алар артыннан баручы җирле милиция хезмәткәрләре дә җәрәхәтләр алды, әмма бандитлар җыелган өйдән чыгарга өлгерделәр. Ә менә егетләребез – Эдуард Сабирҗанов белән Марат Җәләлетдиновны башка күрә алмадык. Чынлыкта, алар үз гомерләре бәрабәренә калган милиционерларны үлемнән саклап калды.
Татарстан милициясе хезмәткәрләре боевиклар төпләнгән йортны чолгап ала. Махсус төркем бирегә якынлашырга тырыша, ләкин каты ут астында кала. Егетләрне һәлак иткән боевиклар соңгы сулышларына, соңгы пуляларына кадәр каршы торачакларына инанган була инде.  
 
Күпме кеше яралана бу каршылыкта, әмма берсе дә кире чигенми. Әлеге йорттан егетләребезнең мәетен булса да алып чыгарга тели алар. 
– Бандитлар төпләнгән йорт ныклы иде, аңа тиз генә үтеп керү җиңел булмады, – дип дәвам итә Фәнис Гайнетдинов. – Каршылык өч сәгатькә сузылды. Дүрт боевик юк ителде. Ләкин бу бәрелештә Татарстан да яшь, чибәр, батыр егетләрен югалтты.
 
«Бәлки ул исәндер?»
 
Ул көннәрнең авырлыгын бары үзе кичергән кеше генә белә. Өйнең яме, күрке, әти-әнисенең горурлыгы булган баһадир егетне кара җир куенына иңдерүнең кыенлыгын сүз белән әйтеп бетереп булмый. 
– 19 ноябрь көнне ишек шакыдылар, ачсам биш милиционер басып тора, – дип искә ала ул көннәрне Эдуард Сабирҗановның әнисе Рәйсә апа. – Гафу үтенделәр, аптырашта калдым. Шунда берсе улымның батырларча һәлак булуы турында хәбәр итте, аңымны җуеп егылганмын. Ышана алмадым, йөрәк кабул итә алмады моны. Шушы көнгә чаклы көн дә стационар телефон аша сөйләшеп тордык бит. Улымның киткәнен аңлый алмадым, бу хакта уйлаган саен, гүя йөрегемнең иң түренә мең хәнҗәр кадалган кебек була. 
 
Нәкь шул ук көнне Марат Җәләлетдиновның өенә дә кара кайгы хәбәре килә. Милиционер егетнең әнисе Әлфия бу хәбәрнең дөреслегенә ышанмый. 
– Бәлки, ул үлмәгәндер? Бәлки, исәндер? Ялгыштыр бу, – дип өзгәләнә-өзгәләнә елый ана кеше. Ике хәрбине дә Казанга махсус борт белән цинк табутта кайтаралар. 
 
Шул арада ике әнинең йөрәге ничек чыдаган да, ничек ярылмыйча түзгән диген.
– Күңелдә бушлык барлыкка килде, Самат ир кеше булса да, улыбызның рәсеменә карады да елады, – дип сөйләвен дәвам итә Рәйсә апа. 
– Үзенең милиционер булып эшләвенә бик горурлана иде ул. Кече улыбыз Радик та абыйсы юлын сайлап алган иде. Хәзер таяныч булырга ул да юк, фаҗигале рәвештә үлеп китте. Әтиләре белән икәү генә калдык. 
 
«Күңеле матур иде аның»
– Эдуард белән башлангыч сыйныфта бер класста укыдык, – ди Эдуардның дусты Ленар Сабиров. – Аннан соң  ул башка класска күчте. Әмма гел күрешеп тордык,  Киров районы стадионында бергә футбол уйный идек. Хәтерлим әле, нинди генә спорт төре белән шөгыльләнмәде ул. Ныклы, озын буйлы егет, спортчы. Мәктәптән соң юллар аерылды. Киров районы эчке эшләр идарәсенең патруль-пост хезмәтенең батальон бүлегенә эшкә кердем. 1998 ел иде, бермәлне коридорда таныш йөз очраттым. Карасам – Эдуард. Ул да бирегә эшкә урнашкан икән. Шуннан бирле гел бергә, иңне-иңгә куеп эшләдек. Бер-беребезгә терәк тә, дус-иптәш тә булдык.  Аралашучан,  елмаючан, эчке дөньясы, күңеле матур иде аның. Заманында патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре арасында футбол турнирлары үткәрелеп килде. Аларда катнашып, гел беренче урыннарны яуладык. 2001 елда бергәләшеп аның энесен армиягә озаттык. 12 августта Эдуардның 25 яшьлек юбилеен үткәргән идек. 
 
 Чечняга командировкага китү кирәклеге турында приказ килгәч тә, Эдуард ике дә уйлап тормыйча үзе рапорт яза. 
– Аларны бөтен батальон белән җыелып озатканыбыз хәтердә, – ди Ленар. – Алабуга милиция мәктәбенең Казан филиалында укыган вакытым.  Дәресне бүлдереп филиал директоры керде: “Егетләр, арагызда Киров районы эчке эшләр идарәсенең патруль-пост хезмәтендә эшләүчеләр бармы? Булса, минем белән чыгыгыз”,  – диде. Кабинетында дусларыбызның һәлак булуы турында хәбәр итте. Аларны озатырга килгәннәр өчен  15 автобус ялланган иде. Күпме кеше аларны хөрмәтләп, данлап килде. Икесен дә Юдино зиратында  25 ноябрь көнне җирләдек.  Бер төн эчендә  аларга багышлап күз яшьләре белән шигырь яздым, шуны матәм чарасында сөйләгән идем.  Аның нигезендә хезмәттәшебез Рамил Хисамов “Память” дигән җыр да язды. 
 
Югалту кайгысы берләштерә
– Бәрелештә бергә ничек һәлак булдылар, көндәлек тормышта, эштә дә гел бергә булды алар,  – дип сөйли элеккеге милиция ветераны, “Алтын ай” төркеме солисты Рамил Хисамов. – Ул вакытта ППСта да «Тиз хәл итү төркемнәре» булдырылган иде, аңа бары физик яктан көчле, бик җитди әзерлекле егетләр генә эләгә. Марат белән Эдуард та шул отрядка керде. Алар теләсә кайсы вакытта тулы әзерлектә булырга тиеш иде. Ягьни Эдуард алдан керә, ә Марат аны каплап тора. Чечняда да шулай эшләгәннәр. Егетләр белән соңгы тапкыр Гудерместа күрештек, октябрь аеның соңгы көннәре булгандыр, егетләр алдында чыгыш ясарга бардым. Хәтеремдә, безне каршы алыр өчен УАЗ машинасында Эдуард белән Марат килде. Башларында каска, өсләрендә броник (бронежилет – Ред.), ә мин бер кат киемнән, шунда шелтәләп тә алдылар. «Монда ядрәләр очып кына тора, бала-чага булма, броник ки», – диделәр. 2011 елда һәлак булган дусларыбызга багышлап җыр яздым. Минемчә, аларның батырлыгы мәңгелек булырга тиеш. Һәр елны 18 ноябрь көнне Эдуардр белән Марат кабере янына барлык хезмәттәшләре: элеккеге һәм хәзерге полиция  хезмәткәрләре җыелышабыз. 50ләп кеше була. Аларның әти-әниләре белән күрешәбез. Бу – безнең изге бурычыбыз. Рәйсә апа белән Самат абый берүзләре генә бит. Гел элемтәдә без. 
 
...Лачыннарын югалту кайгысы Җәләлетдиновлар һәм Сабирҗановлар гаиләсен берләштергән. Маратның әнисе Әлфия апа белән Эдуардка гомер биргән Рәйсә апа канкардәшләр сыман. 
– Олы апам кебек ул миңа. Бер-беребезне ташламаска, элемтәдә торырга сүз бирештек, – ди Рәйсә апа. – Улларыбыз бер-берсенә терәк булып һәлак булды, без – исән калганнар бер-беребезгә терәк булырга тиеш. 
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 05.12.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»