поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.12.2022 Язмыш

Ана мәхәббәте могҗизаларга сәләтле

Календарьдагы күпсанлы бәйрәмнәр, тантаналы даталар арасында бер моңсу көн бар, ул – декабрьнең беренче якшәм-бесендә билгеләнеп үтә торган Халыкара инвалидлар көне.

Гадәттә, әлеге бәй¬рәм уңа¬еннан газета укучы¬ла¬ры¬быз¬ны, мөмкинлекләре чик¬лән¬гән булса да, тормышны искиткеч яратучы, көчле рухлы, киң күңелле кешеләр белән та¬ныш¬тырабыз. Быел да бу традицияне бозмаска булдык һәм сезнең игътибарыгызга Ка¬милә ЗАГИРОВА һәм аның әнисе Вәлимә ханым белән әң¬гәмә тәкъдим итәбез.

- Вәлимә, баланың диа¬гнозы карында вакытта ук бил¬геле булдымы?
- Юк, йөклелекне җиңел кичердем. Тугыз ай эчендә бер тапкыр да хастаханәдә ятмадым, бөтен күрсәткечләр нормада иде, - дип башлады сүзен ана. - Ә менә бала табу бик авыр узды. Бәлки табиблар тарафыннан тиешлечә ярдәм күр¬сәтелмәгәнгәдер, башы нык кысылып, туган вакытта сабыем инсульт кичергән. Хә¬ле бик авыр иде, шунда ук реа¬нимациягә алып киттеләр үзен...
 
- Андый вакытларда бала¬дан баш тартырга тәкъдим итәләр кайвакыт...
- Миңа андый тәкъдим ясамадылар. Балагызның хәле бик авыр, ике тәүлектән үлмәсә - яшәячәк, диделәр. Ә баладан баш тартырга дигән уй бер генә дә башыма кереп чыкмады. Ничек инде йөрәк парәңне ташлап калдырасың, ди? Ул минем беренче шатлыгым, көтеп алган балам. Хәбәрне ишетүе бик авыр булды инде, билгеле, - дип күз яшьләрен тыярга тырыша әңгәмәдәшем.
 
Ничек кенә авыр булса да, Вәлимә, бөтен ихтыяр кө¬чен туп¬лап, баланы тер¬нәк¬лән¬де¬рергә карар кыла. Кызына ике яшь тулгач, ДЦП дигән тет¬рән¬дергеч диагноз куялар. 
 
- Һәр өч ай саен хаста¬ха¬нә¬ләрдә яттык, мөмкин булган бөтен дәвалау ысулларын кулланырга тырыштык, - дип дәвам итә сүзен Вәлимә.
 
- Вәлимә, берүзегезгә авыр булгандыр инде, барысы да кыйммәт бит?
- Мин үзем генә түгел. Янымда тормыш иптәшем Рәсим, туганнарым, дусларым бар. Дәвалауның кайсы бушлай, кай¬сы түләүле. Ярдәм кирәк¬кән очракта барысы да күмәклә¬шеп булышалар. Камиләгә биш яшь тулганда хәйрия фонд¬ларына мөрәҗәгать итә башладым.
 
Самараның тер¬нәкләндерү үзәк¬ләрендә дә¬ва¬ландык. Шулвакыт балада уңай якка үз¬гә¬¬решләр сизелә башлады. Минем күңелемдә ниндидер ышаныч туды. Бер генә мөм¬кинлекне дә кулдан ычкын¬дырмыйча, баланы даими дәваларга кирәклеген аң¬ла¬дым. Бу үзәкләрнең күбесе түләүле. Социаль челтәрләр аша ярдәм сорарга да туры килә инде. Һәр 3 - 4 ай саен 180 - 250 меңлек дәвалану курслары узабыз. Без үзебез генә бу кадәр акча җыя алмас идек. Минем үтенечләремә битараф булмаган бөтен кешеләргә, мә¬четләргә Аллаһының рәх¬мәте яусын! - ди Вәлимә.

- Дәүләт тарафыннан ин¬валид балаларга нинди ярдәм чаралары каралган?
- Әйе, дәүләт тә ярдәм итә. Камиләнең пенсиясе хәзер 16000, ә мин авыру бала караган өчен 10000 сум алып торам. Элек 500, аннан соң 1200, 5500, ә 3 - 4 еллар чамасы элек 10000 сумга кадәр күтәрделәр пособиене, - ди Вәлимә. - Инвалидларны дәвалау өчен «квота» дигән нәрсә бар. Ләкин аннан файдалану өчен озын-озын чиратларда торырга кирәк. Безгә ул квотаны көтеп торырга вакытыбыз юк, һәр минутыбыз исәптә.
 
Шулай да, берничә тапкыр ул мөмкинлектән дә файдалана алдык. Камиләнең аягына операцияне шул квота буенча бушлай ясаттык, - дип сөйли ана кеше.
 
Камилә Мәскәүдә, Львов өлкәсендәге Трусковец шифа¬ханәләрендә дәваланган. Һәр курстан соң баланың ныгый баруы сизелә. Эзләнә торгач, Вәлимә Чиләбедәге «Сакура» тернәкләндерү үзәге турындагы мәгълүматка тап була. 
 
«Сакура»да Камилә 16 дә¬валану курсы узган инде. Бу ДЦПлы балаларны дәвалау өчен махсус үзәк. Анда гадәти ысуллардан тыш кытай медицинасы һәм инновацион ысуллар кулланыла. Биредә дәвалана башлаганнан соң яхшы якка үзгәрешләр бик нык сизелә. Ки¬ләсе елга да шунда барырга планлаштыралар Загировлар.
 
Камилә 15 яшенә кадәр коляскада гына утырган. Ә хәзер өй эчендә үзе атлап йөри. Әлегә адымнарын бераз куркыб¬рак ясый, ләкин киләчәктә үз-үзенә ышанычы артыр, адымнары ныгыр, дип ышана. 
 
- Соңгы елларда Камилә күп нәрсәләрне үзе эшли башлады - үзе киенә һәм чишенә. Элек куллары бөтенләй “тыңламый” иделәр. Хәзер Аллаһыга шөкер. Монда бассейнның да файдасы тиде, дип уйлыйм, - ди Вәлимә. - Кызганычка, әлегә бассейнга йөрүне туктатырга туры килде - инструкторыбызны коронавирус харап итте. Яңа инструктор табу белән, бассейнда шөгыльләнүебезне дәвам итәчәкбез, - ди. 
Декабрьдә Камиләгә 17 яшь тула. Быел ул читтән торып 9нчы сыйныфны тәмамлый. Бө¬тен фәннәрне дә уңышлы үз¬ләштерә, инглизчә дә укый, яза, сөйләшә һәм тәрҗемә итә. 
 
- Камиләгә 7 яшь тулгач, без  авылдан Отрадный шәһәренә күчендек. Чөнки авылда ДЦПлы баланы укыту мөмкинлеге булмады, ә Самарада фатир арендалау бик кыйммәткә төшә. Анда кызыбыз 4нче сыйныфка кадәр өйдә торып укыды. Укытучыбыз бик әйбәт иде. Башлангыч мәктәп программасын Камилә бик тырышып үзләштерде. Укыр¬га, санарга өйрәнде, тапкыр¬лау таблицасын, рус теле кагыйдәләрен барысын да белә кызыбыз. Тик менә ручка тотып яза алмый шул. Шулай да аптырап калмады – компьютер яки смартфон клавиатурасына борыны белән төртеп язарга өйрәнде. Самарага күченеп килгәндә ул укуын дәвам итәргә әзер иде. Беренче укытучыбызга без бик рәхмәтлебез.
 
Тугызынчы сыйныфны тә¬мам¬лагач, Камилә көллияткә ке¬реп белем алырга, дизайнер һөнәрен үзләштерергә тели. Вә¬лимә бу уңайдан бераз борчыла, Камиләне көллияткә алыр¬лармы, дип кайгыра. Икенче яктан караганда, закон нигезендә каршы килергә тиеш түгелләр.   
Кызыбыз аш-су әзерләүгә багышланган тапшырулар, Төр¬¬кия киноларын карый. Китап¬ларны да үзе укырга ярата, аудиокитапларга бик исе китми. Бәләкәйрәк чакта әкиятләр укый иде, хәзер күбрәк мәктәп программасы буенча кирәкле мәгълүмат белән кызыксына. Ул - киң күңелле, аралашучан, теләсә кем белән бик тиз уртак тел таба белә торган бала, - ди Вәлимә. - Социаль челтәрләр аша аралаша, шифаханәләргә баргач, яшьтәшләре белән ге¬нә түгел, үзеннән олыраклар белән дә бик тиз дуслашып китә. Ул беркайчан да берүзе генә боегып утырмый, һәрвакыт елмаеп, уңай энергетикасы бе¬лән кешеләрне үзенә тартып тора, - дип елмая танышым. 
 
Үзе шундый саф күңелле булгангадыр, эшләре дә уңа бу кызчыкның. Беренче сыйныфта укыганда Камилә Губернатор премиясенә лаек булган, узган елда “Елка желаний” акциясендә катнашып, те¬ләгенә ирешкән.
 
- Күпсанлы хатлар арасыннан сайлап алынган иң беренче хат Камиләнеке булды. Ул ноутбук сорап язган иде. Безгә 25000 сум акча бирделәр. Шулай итеп, җитмәгән сумманы өстәп, Камиләгә ноутбук сатып алдык, - ди Вәлимә.
 
Загировлар фатирында балага кирәкле төрле җай¬лан¬малар бар. Мәсәлән, вертикализатор ярдәмендә Кәмилә көн саен 40 - 50 минут басып тора, аркасын ныгыта, беговая дорожкада шөгыльләнә. Өч төрле коляскалары бар. Икесе – үзйөрешле, берсе гади генә. Электроприводлы колясканың берсен хәйрия фонды аша алып биргәннәр, икенчесен үзләре 170000 сумга кредитка сатып алганнар. Анысы бик җиңел, 25 килограмм гына, машинага да сыя, үзләре белән йөртергә дә җайлы икән. Ә фонд аша алынганы авыр – 150 килограмм, анысы белән Камилә өйдә дә йөри, урамга да чыга. Өйләре яңа, лифты зур, подъезддан чыгу җайланмалары да бар. Камилә коляска белән үзе идарә итә, әнисе ишекләрне генә ачып тора. 
 
Камилә дә, Вәлимә дә кө¬ләч йөзле, киң күңелле, ачык кешеләр. Әңгәмәнең башыннан азагына кадәр мин бу көчле ихтыярлы, искиткеч сабыр холык¬лы анага сокланып туя алмадым. Аллаһы Тәгалә бирсә дә бирә икән кешегә сабырлык һәм түземлек. Бернинди үлчәүгә дә сыя алмаслык ана мәхәббәте генә могҗизалар бул¬дырырга сәләтле. 
 
Әңгәмәдәш - Эльмира СӘЙФУЛЛИНА. 
Камиләгә акчалата 
яр¬дәм итәргә теләсәгез, 4276540034450381 номерлы Сбер¬Банк картасына күчерә ала¬сыз. Карта 8-927-018-47-15 номерлы телефонга бәйләнгән (Валимя Хабибиннуровна З.)
 

---
Бердәмлек
№ --- | 02.12.2022
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»