|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.12.2022 Криминал
Телефоннан сөйләшкән өчен пычак белән чәнечкәнМәскәү метросында пассажир хатынны кычкырып телефоннан сөйләшкәне өчен пычак белән чәнечкәннәр. “Говорово станциясеннән алып “Минская” станциясенә кадәр барган электр поезды вагонында бер хатын 36 яшьлек хатын белән җәнҗал куптара. Сәбәбе – әлеге 36 яшьлек хатынның имеш тә бөтен вагонга кычкырып телефоннан сөйләшүе. Җәнҗал куптаручы хатын, телефоннан сөйләшүче хатынга яный-яный, аның йөзенә пычак белән суккан”, – диелә Эчке эшләр министрлыгы хәбәрендә.
Ахырда һөҗүм итүче хатын вагоннан төшеп кала, ә чәнчелгән хатын “Җиңү паркы” станциясендә полициягә мөрәҗәгать итә. Аңа ашыгыч ярдәм чакырталар. Аның гомеренә берни янамый.
Җинаятьтә шикләнелүче 50 яшьлек хатынны “Октябрьское Поле” станциясендә тоткарлаганнар. Туристик пычагын тартып алганнар. “Үтерү белән янау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар.
Фото: скриншот
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|