|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.12.2022 Җәмгыять
Татарстан китап нәшрияты Мәскәүдә Халыкара интеллектуаль әдәбият ярминкәсендә катнаша (ФОТО)1 – 5 декабрь көннәрендә Татарстан китап нәшрияты Мәскәүдә узучы (Сәүдә йорты, Ильинка урамы, 4 йорт) Халыкара «non/fictio№24» интеллектуаль әдәбият ярминкәсендә катнаша. Татарстан китап нәшриятына региональ нәшриятләр аллеясында Е20 санлы стенд билгеләнде. Китап сөючеләргә 300 исемдә төрле жанрдагы китаплар тәкъдим ителә. Алар арасында укучыларда зур кызыксыну уяткан К.Фатхуллованың «Татарча сөйләшик» исемле татар, рус, инглиз телләрендә уку әсбабы, «Татар җырлары» җыентыгы, Р.Почекаевның «Чингизово право» хезмәте, Г.Гыйльмановның «Албастылар – 2» китабы, Р. Галинең «Казань из кофра» фотоальбомы, Т. Вафинаның «Красивая» басмасы да бар. Шулай ук Г. Тукай, М. Җәлил һәм башка классикларыбыз әсәрләрен дә күрергә мөмкин. Балалар басмаларына иң киң ассортимент тәкъим ителә: татар халык әкиятләре, сабыйлар өчен төсле «Уйный-уйный өйрәнәбез» басмасы, Ф. Мөслимованың «Татарча әлифба» китабы, рәсемле татарча-русча тематик сүзлек, нәниләр өчен наклейка ябыштырылган интерактив китаплар, фигуралы кисеп ясалган китапчыклар һәм башкалар.
--- |
Иң күп укылган
|