поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.12.2022 Киңәш-табыш

“Сыр ясарга өйрәнгәнче, чиләкләп сөт түктем”

Яшел Үзән районы Бишбатман авылында яшәүче Алексей Чигаров егерме елдан артык фермерлык эшен алып бара. Дуңгызчылыктан башланган эшкә тана, үгез симертү дә килеп кушылган.

Күрше Мари Эл республикасында эшләгән егет гаилә хәле буенча авылга кайтып төпләнергә була. 
 
— Әтиемның умартачылыгы бар иде, тирә — якта урман. Бал кортлары үрчетү өчен менә дигән урын. Ә мин терлекчелеккә кереп китәргә булдым. Әмма 2009 елда Африка чумасы дигән афәт чыкты да бөтен чучкаларны сатып бетердем. Шул акчага өч айлык таналар алып үстерә башладым. Муеннан бурычта, әмма үз — үземә эшлим, шунысы җанга рәхәтлек бирә ,  – ди Алексей.
Маллар өчен сарайлар төзеп куя фермер. Эше җайлана башлый 
 
Сатуга әзерләгән малны Алексей үзе суя, бөтен эшен үзе башкара, сатып алырга заказга бирүчеләргә үзе илтеп тапшыра. 
— Волжскта техникумда укыганда Марина исемле кыз белән танышкан идем. Әмма юллар аерылды. Ә 2010 елда янә аралаша башладык. Авылга кунакка чакырдым. Ә аның күңел төшенкелегенә бирелгән мәле, ире белән аерылган иде. Мин дә буйдак. Кунакка кайткан җиреннән минем белән яшәп калды, — дип елмая Алексей төп терәге, тормыш иптәше белән таныштырып.
 
Җир эше куркытмый Маринаны, ышанычлы тылы булганда берни дә куркыныч түгел шул. 
— 2019 елда казылык ясый башладык, ялгышлык, сынап караулар аша җитештерү өчен идеаль рецепт эзләп таптык, - ди Алексей, - Тәме буенча үзеңә ошамый икән, димәк, сатып алучы да аннан баш тартачак.
 
Казылык кына түгел, бераздан сыр да ясый башлый Чигаровлар. Алексей Адыгеяда яшәп Татарстанга кайткан сыр ясау остасын эзләп таба. Аннан төрле төрдәге сырлар ясау серләренә төшенә. 
 
— Аңа сөт алып барам, ул миңа өйрәтә, эшләгәнен карап торам, кире өйгә кайтам, нәкь аныңча эшлим, әмма барып кына чыкмый бит. Әлбәттә, ул бит чын профи, аның белән сынашып булмый. Сыр ясарга өйрәнгәнче, чиләкләп сөт түктем. Бер ел тирәсе азапланганмындыр. Хәзерге көндә "Сулугуни", "Косичка", "Чечел", "Паутинка", "Сырный рулет" кебек сырлар, казылыкның "Краковская", "Мускатная", "Сервелат" төрләрен ясыйбыз. Казылыкны әйбәтләп, тәмле итеп ясыйм дисәң, итне яхшылап тунарга, сеңерләрен алырга кирәк, — ди Алексей. 
 
Сыр, казылыклардан тыш Чигаровлар ярымфабрикатлар, кәтлит, фрикаделька, тефтель, сыер мае, каймак, хәтта туңдырмага чаклы җитештерәләр. Моның барысын да цех туды кеше башкарадыр, дисезме? Юк. Бары ике кеше, Алексей һәм хәләле Марина. Барысы да автоматлагтырылган, тиешле җиһазлары бар  Соңгы вакытта заказ буенча гына эшлиләр. "Җитешеп булмый", ди алар. Социаль челтәрләр аша заказ бирүчеләр бик күп. Аларны атна саен Казанга китерәләр. «Сарафан радиосы»ннан ишетеп продукцияне сораучылар күп. Кафе, рестораннар да заказ бирә икән. Фермерчылык эшеннән тыш Алексей махсус операция зонасында катнашучы егетләребезгә ярдәм дә җыя. Үз продукциясен дә җибәрә. Менә шундый алтын куллы, чиста күңелле кеше алар. 
 
Яшел Үзән районы
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 01.12.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»