поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.12.2022 Сәясәт

Илдар Гыйльметдинов: “Җанисәптә милләтен күрсәтмәүчеләр ике тапкырга артачак”

Милли сәясәт, милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре безнең ил өчен үтә дә мөһим. Һәр милләт, сан ягыннан күпме булуына карамастан, үзенә дәүләт игътибарын таләп итә. Әгәр дә аларга карата игътибар кимесә, проблемалар башланачак.

Ә моны берничек тә булдырмаска кирәк. Россия дәүләт милли сәяси стратегиясен гамәлгә ашыруның беренче унъеллыгы нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов шулай дип белдерде. 
 
Спикер билгеләп узганча, декабрь аенда Россия дәүләт милли сәяси стратегиясен кабул итүгә ун ел була. 
– Моннан унике-унөч еллар элек, башкарма хакимият органнарында милли сәясәт темасы турында фикер алыша башлаганда, бер генә документ та юк иде. Стратегияне кабул иткәнче, төбәкләр үсеше министрлыгына җыелып, илдә милли сәясәт системасын һәм аны төбәкләрдә гамәлгә ашыру механизмнарын булдыру турында сөйләшә идек. Ун ел эчендә аның норматив-хокукый базасы да, инструментлары да, аның өчен җавап бирә торган структура да барлыкка килде, – дип искә алды ул елларны Илдар Гыйльметдинов.  
 
Әлеге мөһим документ ярдәмендә Россия Президенты каршында Милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет төзелеп, аның утырышлары нәтиҗәләре буенча дәүләт җитәкчесенең 200дән артык йөкләмәсе бирелгән. Советның үз президиумы бар. Аның әгъзалары ел саен Президент белән очрашып, стратегияне гамәл ашыру белән бәйле проблемалар турында сөйләшә. 
 
Илдар Гыйльметдинов билгеләп узганча, милләтләр эшләре буенча федераль агентлык та стратегияне гамәлгә ашыру кысаларында барлыкка килгән. 
–  Мин башта ук башкарма хакимият каршында шундый институт булуын таләп иткән кешеләрнең берсе идем, хәтта төбәкләрдә структур бүлекчәләре булган министрлык барлыкка килүен теләгән идем. Соңрак федераль хөкүмәт тарафыннан "Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру" дәүләт программасы расланды. Аның финанславы нәтиҗәсендә илдә милли-мәдәни автономияләр барлыкка килде, – дип, Татарстанны мисалга китерде ул. – Татарстандагы Халыклар ассамблеясы иң зурысы һәм көчлесе. Халыклар дуслыгы йорты да башка төбәкләргә үрнәк итеп куярлык. Күп кенә төбәкләр стратегияне гамәлгә ашырганда безгә килеп өйрәнеп киттеләр. 
 
Спикер үзен борчыган мәсьәләне дә җиткерде. Ул җанисәп нәтиҗәләре белән бәйле.
–  Декабрьдә үк билгеле булыр дигән идек. Әмма ул әлегә әзер түгел. Аны киләсе елга күчерделәр. Шулай да билгеле бер мәгълүмат бар һәм ул мине сагаерга мәҗбүр итте. Милләтләрен күрсәтмәүчеләрнең саны бу юлы ике-өч тапкырга артыграк булачак. 2010 елда ул күрсәткеч 5,5 миллион булган. Аның сәбәбе пандемия белән бәйле булырга мөмкин. Халык ул вакытта җанисәп алучылар белән ишек аша гына сөйләште яки бөтенләй ишек ачмады, шунан соң кайбер мәгълүматларны йорт кенәгәсеннән генә алган булырга мөмкиннәр, – диде ул.
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 01.12.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»