поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.11.2022 Мәдәният

«Милли мультFest» Республика балалар кинофестивале җиңүчеләре билгеле булды (ФОТО)

«Мир» кинотеатрында «Милли мультFest» республика балалар кинофестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр. Тантана жюри рәисе, продюсер, «Союзмультфильм» киностудиясе генераль директоры Борис Машковцевның сәламләү сүзеннән башланды.

Лауреатларны шәрәфле кунаклар һәм кинофестивальнең жюри әгъзалары – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният оешмасы директоры, «Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова, Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллиме «Татарстан» ДТРК филиалы директоры Фирдүс Гыймалтдинов, «Татармультфильм» анимацион үзәгенең баш режиссеры, Казан Дәүләт Мәдәният институтының кино һәм телевидение режиссурасы кафедрасы мөгаллиме Сергей Киатров, «DALINA graphics» студиясенә нигез салучы, Әлмәт шәһәренең «Dиджитал» Академиясе җитәкчесе Айнур Дәүләтов, Казан Дәүләт Мәдәният институтының кино һәм телевидение режиссурасы кафедрасы доценты, режиссер Юлия Захарова, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы, «ШаянТВ» балалар телеканалының дубляж артисты Резедә Сәләхова бүләкләде.

«Татар телендә анимацион фильмнар» номинациясендә балалар бакчалары арасында иң яхшысы дип Яр Чаллы шәһәренең «100 нче «Алтын каурыйлы кош» балаларның танып белү, сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомүмүстерелешле балалар бакчасының «Уяну» исемле хезмәте табылды.

2 нче урын иясе - Яр Чаллы шәһәренең 98нче санлы «Балачак планета»сы – баланың үсешен үстерү үзәгенең «Илгизәрнең иң кыйммәтле бүләге» мультфильмы.

3 нче урында Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесенең «Тылсымлы Салават күпере».

Әлеге номинациядә түбәндәге махсус бүләкләр тапшырылды:

«Үзенчәлекле идея өчен» - Яр Чаллы шәһәре, «Әкият» 52 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы һәм «Тирәккәй» 58 нче балаларның танып-белү-сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомүмүстерешле балалар бакчасы, Актаныш муниципаль районының гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы.

«Гореф-гадәтләргә тугрылык өчен» - Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы, Яр Чаллы шәһәре, «Капитошка» 124нче балаларның танып-белү-сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомүмүстерешле балалар бакчасы.

«Халык авыз иҗатын заманчалаштырган өчен» - Алабуга муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе катнаш төрдәге 39-нчы «Киләчәк» балалар бакчасы, «Чудокадрики» мультстудиясе.

«Социаль кыйммәткә ия анимацион фильм» - Яр Чаллы шәһәренең 4 нче номерлы «Шаянкай» катнаш төрдәге балалар бакчасы» «Яшь талантлар» коллективы.

«Табигатьне саклау темасын яктырткан өчен» - Чистай шәһәренең №5«Аленький цветочек» балалар бакчасының «Әкиятләр иле» түгәрәге.

«Татар телендә анимацион фильмнар» номинациясендә мәктәпләр, студияләр арасында 3 урынга лаек дип Минзәлә шәһәре, «Балалар иҗат йорты» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе, «Өченче планета сере» балалар мультипликациясе студиясенең «Бүре һәм тегүче» һәм Әлмәт районы, «А1002» анимация мәктәбенең «Фронттан хат» мультфильмнары табылды.

2 нче урында Казан шәһәре, «Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл» полилингваль белем бирү комплексы укучысы Мәликә Шәмсетдинова һәм Буа шәһәре, М.М.Вахитов исемендәге гимназиянең 11 сыйныф укучысы Әминә Җәләлова.

Беренче урын иясенә – «Могҗизалы Яңа ел» мультфильмы авторына – Әлмәт шәһәренең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия укучысы Камил ИмамовныТатарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тапшырды.

«Һәр эштә укытучыларның, ата-аналарның һәм балаларның бердәмлеге чагыла. Аларның милли тема белән кызыксынулары сөендерә, җанны горурлык хисе биләп ала. Катнашучыларга алга таба да уңышлар телим. Сезнең һәркайсыгызның иҗади галәмдә үз йолдызы кабыныр дип ышанам», - дип җиңүчеләрне тәбрикләде Марат Готович.

Әлеге номинациядә түбәндәге махсус бүләкләр тапшырылды:

«Үзенчәлекле идея өчен» - Югары Ослан районы, «Гараж» студиясе коллективы.

«Иң актив катнашучы мәктәп» - Әлмәтнең «Академия цифрового творчества» / «А1002 анимация мәктәбе.

«Иң актив катнашучы» - Ризаэддин Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназия укучысы Камил Имамов.

«Иң шаян анимацион фильм»нар - Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Арча муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Исток надежды» реабилитация үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесенең «Хәйләкәр казлар» һәм «А1002 анимация мәктәбенең» «Кичке Геннадий» мультфильмнары.

«Халык авыз иҗатына тугрылык өчен» - Нурлат муниципаль районының «Балалар ижаты үзәге», «Академия волшебников» мультстудиясенең «Зөһрә кыз» һәм Теләче муниципаль районы Олы Нырсы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучысы Ясминә Биктаһированың «Су анасы» мультфильмнары.

«Гореф-гадәтләргә тугрылык өчен» - Әгерҗе районы, Исәнбәй урта белем бирү учреждениесе укучысы Кристина Щукинаның «Халкымның күңел бизәкләре» мультфильмы.

«Балалар өчен татар телендә кыска метражлы фильмнар» номинациясендә махсус бүләк - «Иң актив катнашучы мәктәп» - «Тукай абый белән сөйләшәм», «Кечкенә Зөфәр һөнәрен алыштыра», «Чын әтиләргә багышлана» фильмнары өчен Түбән Каманың Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиясенә тапшырылды. 3 урында әлеге гимназиянең «Аралаш» һәм Казаннан Руслан Рожновның «Яшьлек, гомрең кыска синең...» фильмнары.

2 нче урында «Адымнар» балалар киностудиясенең «Кеше әйберенә тимә» фильмы.

Беренче урын иясенә - Яр Чаллы шәһәренең 29 нчы гимназия муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе, «Заман» видеостудиясенең «Тик-токта заман вә мирас» фильмының иҗат төркеменә бүләкне«Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният оешмасы директоры, «Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова тапшырды.

Миләүшә Ләбибовна «Милли мультFest»ка килгән эшләрнең елдан-ел камилләшә баруын, темалар төрлелеген ассызыклады, һәм фестивальне комиссияне гамәлгә куючы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенә олы рәхмәтен белдерде.

 

 


---
Татаркино
№ --- | 29.11.2022
Татаркино печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»