|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.11.2022 Криминал
Педофилны эзлиләрУфада хокук саклаучылар педофилны розыскка биргәннәр. 26 ноябрьдә шикле ир-егет мәктәп укучысы артыннан Транспортная урамында урнашкан йортның подъездына керә, дип хәбәр итә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. “11-12 яшьләр тирәсендәге кыз таныш булмаган кеше белән лифтка керә. Якынча мәгълүматлар буенча, ир-ат кызга бәйләнә башлый, аны тоткаларга тырыша. Лифт ишекләре ачылгач, ул артка чигенә. Мәктәп укучысы бу хәл турында гаиләсенә сөйли. Алар, үз чиратында, полициягә гариза яза”, – дип сөйләгән матбугат басмасына бу вакыйга белән таныш кеше.
Әле хокук саклаучылар җинаятьчене эзли. Вакыйганы ачыклау эшләре бара.
Автор:Язгөл Сафина
--- |
Иң күп укылган
|