|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.11.2022 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда өченче тәүлек 11 яшьлек малайны эзлиләрТатарстанда өченче тәүлек 11 яшьлек малайны эзлиләр. Билгеле булганча, 26 ноябрьдә ир бала Васильево бистәсендә өеннән чыгып киткән һәм башка кайтмаган, дип хәбәр ителә «Лиза Алерт» отрядының социаль челтәрдәге рәсми аккаунтында. Югалган малай 140см, ябык, коңгырт сары чәчле, зәңгәр күзле. Ул куе зәңгәр төстәге кадет формасы, бушлат, куе зәңгәр төстә шапка һәм берцы кигән. Үзе белән кара рюкзагы бар.
Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә баланы эзләү турындагы мәгълүматны расладылар.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|