|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.11.2022 Җәмгыять
Хыялына ирешер өчен 4 яшьлек малай открыткалар төшерәУфада яшәүче 4 яшьлек малай хыялын тормышка ашырыр өчен Яңа ел открыткалары төшерә. Артём үзаллы инглиз телен өйрәнү буенча кушымта сатып алырга тели. Бу хәл турында Артёмның әнисе Элина Тарасова сөйли. “Буш вакытында улыбызга көненә бер сәгать планшетта уйнарга рөхсәт итәбез. Анда ул үзаллы инглиз телен өйрәнү буенча кушымтага юлыккан. Ул бу кушымтага ярты елга язылыйк әле, дип үтенде. Әмма моннан алда мин аны балалар бакчасында түләүле гимнастикага язган, тозлы мәгарәгә йөрү буенча абнемент алган идем. Әлбәттә, улыма 3450 сум жәл түгел, тик үз максатына ирешер өчен тәүге кечкенә адымнарын ул үзе ясасын иде дип теләдем һәм үз хыялына акча эшләргә тәкъдим иттем”, – дип сөйли Элина Тарасова.
Артём чүпне аерып җыяргамы, электр утын экономияләргәме дигән идеяләр белән яна башлый, әмма боларның берсе дә туры килми. Шулчак малайның әнисе Яңа елга открыткалар ясарга кирәк дигән фикергә килә. Артём бу башлангычны сөенеп каршы ала. Һәм ул әнисе белән эшкә керешә.
“Тәүдә мин улыма 68 открытка ясарга кирәк дип санадым. Мин социаль челтәрләрдә блог алып барам, анда язылучыларыма Артёмның омтылышларын хупларга һәм аңардан 50шәр сумга берничә открытка сатып алырга тәкъдим иттем. Кемнәрдер 100 сумга сатып алды, шуңа эшебез “хутка” китте. Открытка өчен беренче акча килгәч, улым өчен горурлык хисе тойдым – ни дисәң дә, 4 яшендә ул үзенең беренче акчасын эшләде! Артём балачагыннан ук акча кадерен аңлар һәм белер, куелган максатларына үзаллы ирешер дип ышанасым килә”, – ди кечкенә уфалының әнисе.
–Әлбәттә, открыткалар бер дә идеаль түгел, ул бит әле 4 яшьлек бала гына. Әмма бу кул эшләренең үзенчәлеге дә – балаларча самимилек белән төшергән сурәтләрдә, тигез булмаган сызыкларда, беркатлы рәсемнәрдә. Бу открыткаларда – улымның күңел җылысы, нәкъ шуның белән алар кадерле дә. Әйткәндәй, открыткалар ясау улыбызның холкына уңай йогынты ясады. Ул тырышрак, сабыррак һәм басынкыракка әйләнде, бу безне бик сөендерә, – ди Элина Тарасова улы Артём турында.
Артём нәкъ Яңа ел җитүгә – 1,5 ай вакыт эчендә – хыялына акча җыярга ниятли. Тырыш һәм үҗәт малайга уңышлар телик!
Чыганак: ufa.kp.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|