|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.02.2011 Җәмгыять
![]() Ник мин индеец түгел икән...АКШта кунак булып кайтуыма ярты елдан артык вакыт үтсә дә, анда күргәннәрем әле дә күз алдымда. Америкада чын-чынлап гражданлык җәмгыяте урнашуы, төрле халыкларга, шул исәптән соңгы дәвердә генә килеп урнашканнарга да тигез шартлар булдырылуы, җирле халык булган индеецларга аерым иркенлек бирелүе гаҗәпләндерде, нигә бездә дә шулай түгел икән, дигән уйларга салды мине. АКШта дини, милли һәм башка төрле иҗтимагый оешмалар исәпсез. Алар бигрәк тә СССР таркалгач ишәйгән. Анда украин, грузин, әрмән, хәтта үзбәк, таҗик һәм казах оешмалары бар; тик урысларныкы юк. Алар бердәм оешма корырлык уртак тел таба алмый икән. Хәтта урыс православиесе чиркәве дә ике төрле. Иң оешкан, иң бердәм халык исә – яһүдләр. Хәтта СССРдан барган “телсез”, динсез яһүдләрнең яртысы җомга көнне синагогага бара, төрле яһүд оешмалары эшчәнлегендә катнаша, яңа күчеп килгәннәргә урнашырга ярдәм итә. Хәзер инде андагы мөселманнар да алардан үрнәк ала башлаган.
Бер көнне, өйдән чыгуга, тротуар читендә тәмәке тартып торучы өлкән яшьтәге негрга тап булдым. АКШ пенсионерларының тормыш-көнкүрешләре белән дә танышасы килгәнгә, аңардан: “Ничек миңа берәр пенсионер белән очрашырга икән?” – дип сорадым. “Мин үзем пенсионер”, – диде әңгәмәдәшем. Өстәвенә ул 17 ел Аляскада алтын руднигында эшләгән шахтер икән. Хәзерге көндә 2200 доллар пенсия алып Нью-Йоркта гомер кичерә. Мин, бәндәгез – Таҗикстанда рудникта 15 ел эшләгән кеше – пенсияне негрдан сигез мәртәбә ким алам булып чыкты. Негрның: “Син үзең кем?” – диюенә: “Мин – Русия негры һәм бездә татарлардан башка да негрлар күп”, – дип җавап бирдем. Ул рәхәтләнеп көлде. Ул, татарларны Чыңгыз ханга бәйләп, аларның негрга әйләнүләренә бик ышанып җитмәде, ахры. Хәзер АКШ негрлары негр түгел инде. Үземнең 300 долларга да җитмәгән пенсиям турында әйткәч, ул мине тилемсә дип уйлады, ахры, шикләнеп карады. Ләкин уен сүз сөйләмәвемне төшенгәч, көлде дә кулымны кысып китеп барды. “Нигә мин дә Америка негры түгел икән”, – дигән уйлар килде бу вакытта башыма.
Әлеге 2200 доллар – АКШ шахтерларының уртача пенсиясе, аннан да артыграк алучылар шактый икән. Аларны кара тәнле американ диеп атарга гына ярый. Анда алар һәр адымда. Ләкин бездә язган, сөйләгәнчә хәер сорап, эчеп, аунап ятмыйлар. Дөрес, гомер буе эшләмичә пособиегә генә яшәүчеләр дә бар. Алар ак тәнле американнарга: “Безне күп эшләтеп, АКШны шушындый бай илгә әверелдердегез, инде хәзер безгә ял итсәк тә була”, – дияләр икән. Әйтеп карасын әле Русиядә шул сүзләрне татар, чуаш һәм башкалар.
Ә менә АКШ индеецлары башкалардан әллә ни аерылмый (төс-кыяфәтләре белән диюем), өстәвенә музейларда да алар турында мәгълүмат аз. Бәхетемә, кайтырга җиде көн кала күрше штатта индеецлар фестивале булачагын телевидениедән ишеттем. 200 миль үтеп, анда барып та җиттек, тик мин фаразлаган индеецлар булып чыкмады алар. Якут, бурят, удмурт, татар кебек “Русия индеецлары”ныкыннан күпкә яхшырак икән аларның хәле. Таныклыгымны күрсәткәч (анда инглизчә дә язылган), мине юлбашчы үзе кабул итте. Кайдан һәм кайсы кабиләдән булуым белән кызыксынуына: “Мин – татар, ягъни Русия индеецы”, – дидем. Ул исә, пенсионер негрдан аермалы буларак, татарларны белми иде. Шуңа күрә татарларны да кырганнар, сөргәннәр, ат урынына эшләткәннәр, җирләрен талап алганнар, хәтта көчләп чукындырганнар, хәлләр әле дә шул чама дәвам итә, диеп төшендерергә туры килде. Индеецлар резервацияләрендә үз гореф-гадәтләре, үз кануннары буенча яши, монда АКШ кануннары көчен югалта икән. Шуларны белгәч: “Һай, нигә Татарстаныбыз резервация түгел, ник мин Америка индеецы түгел икәнмен”, – диеп уйлап куйдым. Хәзер алар арасында тел югалту, диннән читләшү очраклары юк диярлек. Киресенчә, алар юкка чыккан телләрен тергезү белән җитди шөгыльләнә; аларга көчләп тагылган нәсранияттән (христианлык) үз диннәренә кайта. Индеецлар һәм негрлар арасында исламга тартылу да көчле икән. Дәвамын күрергә насыйп әйләсен!..
Дамир РӘФЫЙКОВ |
Иң күп укылган
|