|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.11.2022 Милләт
Санкт-Петербургтагы милләттәшләребез "Татарча диктант" акциясенә кушылды (ФОТО)Быел Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез диктантны өч мәйданчыкта язды. Чаралар Санкт-Петербургның татар мәдәният үзәгендә, Ленинград өлкәсенең Дуслык йорты каршындагы Татар мәдәнияте һәм көнкүреш музеенда һәм “Мирас” татар мәдәният үзәгендә үтте. Быел катнашучылар Бөек Ватан сугышында катнашучы, танылган татар язучысы, тәрҗемәче, журналист, сугыш корреспонденты Афзал Шамовның хатыннан өзек яздылар. Моннан тыш, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә яшәүчеләрнең күбесе видео-сылтама аша онлайн режимда диктант язды.
--- |
Иң күп укылган
|