поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Хатын! Син минем белән кибеттәге кассир сыман салкын сөйләшәсең! Мин синнән чыгып китәм!
    – Пакет кирәкме?

Бүген кемнәр туган
  • 13 Май
  • Солтан Габәши (1891-1942) - композитор
  • Халидә Минһаҗева - журналист
  • Таһир Якупов (1946-1999) - җырчы
  • Миләүшә Таминдарова - мәдәният хезмәткәре
  • Җәүдәт Хөсәенов - көрәшче
  • Рөстәм Нәбиев - блогер
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
Архив
 
28.11.2022 Җәмгыять

«ШАЯН ТВ» телеканалы 4 яшьлеген бәйрәм итте (ФОТО)

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәер-фатыйхасы белән ачылган тәүлек әйләнәсе татар телендә эшли торган бердәнбер балалар каналына быел 4 ел тулды. Шул уңайдан, «ШАЯН ТВ» каналы дусларына бүләк әзерләп, туган көненә багышланган «ШАЯН БАЛАЧАК» бәйрәм концертын оештырды.

«Сәйлән» фестивале җиңүчеләре башкаруында иң матур балалар өчен җырлар, онытылмаслык чыгышлар һәм, әлбәттә, «Балачак җыры» балалар җыры бәйгесе клипларының премьералары концерт программасын бизәде! Чара башлангачы иcә кунакларга «ШАЯН ТВ» һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә эшләнгән «Балачак җыры», «Яраткан шигырь», «ШАЯН Әлифба» проектлары һәм «Татар балалар җыены» прграммасы тәкъдим ителде.

Бәйрәм чарасы «Сәйлән» IV балалар телевизион татар җыры фестивале лауреатлары чыгышлары, һәм «Балачак җыры» бәйгесендә катнашып, җиңү яулаган 5 клипны тәкъдим итү белән үрелеп барды. «Сәйлән» фестиваленең дүртенче сезоны җиңүчеләре исә татар эстрадасы йолдызлары белән бер сәхнәдә балкыды! Алар арасында: Зәйнәб Фәрхетдинова, Илгиз Мөхетдинов һ.б. йолдызлар урын алды. Шулай ук бәйрәм чарасында «Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең җиңүчеләренең бүләкләү тантанасы да узды, алар үзләренең лаеклы статуэткаларына ия булдылар!

Моннан тыш, концерт кунакларын үзенчәлекле күңел ачу программасы һәм «ШАЯН ТВ» каналы алып баручылары һәм блогерларыннан күп төрле иҗади сюрпризлар сөендерде. YouTube эшчәнлеген күрсәтү, «ШАЯН ТВ» каналының Сарман, Казан шәһәренең «Адымнар» күп телле мәктәбе һәм Димитровград шәһәреннән булган филиаллары һәм TV-блогерлар белән очрашу оештырылды.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, бәйрәм чарасында дәрәҗәле кунаклар да катнашты. Балаларны котларга Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Ринат улы Зарипов һәм «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Юныс улы Әминев та килде.

«ШАЯН ТВ» каналының туган көненә багышланган бәйрәм концерты гөрләп узды. Яраткан тамашачыларыбыз нәни йолдызларыбызны кайнар алкышларга күмделәр, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр/


 


---
Шаян
№ --- | 28.11.2022
Шаян печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы