|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.11.2022 Фаҗига
Күпбалалы гаилә йортсыз калганБашкортстанда коточкыч янгында бер кешенең гомере өзелгән. Калтасы район үзәгендә ике фатирлы агач йортта чыккан янгын нәтиҗәсендә күпбалалы гаилә йортсыз калган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, йортның бер яртысы буш торган, икенче фатирда дүрт балалы гаилә яшәгән. Өйдә янгын чыккан вакытта анда әти-әниләре, 5 һәм 3 яшьлек балалары һәм бер кунак та була. Хуҗалар балалары белән чыгып өлгерә, ә ирнең гәүдәсен янгын сүндергәндә табалар. Аларның 11 һәм 9 яшьлек ике балалары туганнарына кунакка киткән була.
Йортта янгын хәбәрчесе урнаштырылган була, хуҗалар сүзләренә караганда, ул эшләгән. Янгынның сәбәбе һәм хәл-шартлары ачыклана.
Фото:МЧС по Башкирии
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
--- |
Иң күп укылган
|