|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.11.2022 Криминал
Үзенең яшьтәшен вәхшиләрчә үтергән укучы федераль эзләнүгә игълан ителгәнТүбән Новгородтагы йортларның берсендә подъездда бишенче сыйныф укучысын вәхшиләрчә үтергән укучы федераль эзләнүгә игълан ителгән. Бу турыда «Время Н» интернет басмасы хәбәр итте. «13 яшьлек малай әтисе белән бергә качкан дигән версия бар. Хәзер аларны эзлиләр", - дип аныклаган хокук сакчылары.
Әлеге фаҗига 2022 елның 6 июнендә була. Күпфатирлы йорт подъездында укучы малайның үле гәүдәсе табылган. Тикшерү версиясе буенча, шикләнелүче яшьтәше артыннан подъездга кереп, зыян күрүчегә күп тапкыр пычак белән кадаган, шуннан соң чыгып качкан.
Җинаять версиясенең берсе - күптәннән килгән низаг. Укучылар бергә укыган һәм еш кына талаша булган. Янәсе, мәрхүм шикләнүчене гел рәнҗеткән һәм аның белән аралашырга теләмәгән.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|