поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
24.11.2022 Шоу-бизнес

Зинира Рамазанова: "Сәхнәгә чыгарга бик күп акча кирәк. Бер җыр 70 мең сумнан да ким тормый"

Зинира Рамазанова белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Ике ел декретлы, кредитлы яллар булды. Ризат аны сәхнәдә кызык итеп: “Мин – кредитта, хатын – декретта булды”, – дип сөйли. Башта коронавирус булды, аннары бәби алып кайттык", - ди Зинира.

– Ризат белән бергә укыгансыз икән. Мәхәббәт хисләре шул чакта уяндымы?
 
– Дүрт ел буе Ризат белән бергә укыдык. Соңгы елда гына бер-беребезгә тартылдык. Ул башта Илсөя Бәдретдинова төркемендә алып баручы булып эшләде, гел гастрольдә иде. Дәүләт имтиханына әзерләнгәндә, репетиция вакытында бер-беребезгә якынайдык. Университеттагы кызлар белән аның машинасына утырып кайта идек, кич белән сөйләшеп утыруны гадәткә керттек. Башта дуслар булдык, аннары дуслык мәхәббәткә әверелде.
 
– Ни өчен элегрәк җырламадың? Сәхнәдә бер дә күренмәдең.
 
- Сәхнәгә чыгарга бик күп акча, мөмкинлек кирәк. Бер җырны әзерләү 70 мең сумнан да ким тормый. Ә ул вакытта андый мөмкинлегем юк иде. Әти белән әнидән гел акча сорап булмый бит инде дип, тырнак үстерү белән шөгыльләнә башладым. Моның өчен җыйнак кына бер өстәл кирәк иде, аны Ризат белән кибеткә барып алдык. Аның да тарихы кызык. Таксига түләгәнче, Ризатка түләрмен дип аңа мөрәҗәгать иттем. Ул вакытта йөрми идек әле. Миңа ошаган өстәлләр 7-8 мең сум тора иде. Яшь гаилә өчен дип куелган 2-3 мең сумлык өстәлгә күзем төште. Әмма ничек алырга? Без бит гаилә түгел. Ризат: “Әйдә!” – дип өстәлне алды да кассага китте. Сатучыны: “Без – яңа өйләнешкән пар”, – дип алдады. Ә сатучы язылышу турындагы таныклыкны сорады, ул булмагач: “Балдакларыгыз кая соң?” – диде. Ризат: “Ничек инде ышанмыйсыз?” – диде дә, иренемнән суырып үпте. Шок хәлендә калдым. Әмма үптермичә дә булмый, өстәл кирәк бит (көлә). 
Сәүдә үзәгендә күн эшләнмәләре кибетендә дә эшләдем. Җырчы булырга омтылыш юк иде, үземне косметология юнәлешендә күрдем. Дипломны алырмын да бизнесвумен, ягъни эшмәкәр булырмын дип уйладым. Ризат белән яши башлагач, ул мине сәнгатькә алып кереп китте, сәхнә белән таныштырды. Ә бервакыт Уфадагы укытучым: “Зинира, үзе генә җырлаучы җырчылар күп. Сез бит ирең белән бергә укыгансыз. Әйдә, бергә җырлагыз әле”, – дип тәкъдим ясады. Ә ул безнең туйда булган иде, Ризатны шунда күреп калды. Айдар абый Тимербаевка мөрәҗәгать иттек тә, беренче хит җырыбыз – “Бул үземә генә” җырын язып бирде. Шулай итеп, сәхнәгә кереп киттек. Айдар абый да безнең белән кызыксына башлады.
 
– Тиз арада популяр булуыгызның һәм әле дә хит җырчылар рәтендә торуыгызның сере нидә дип уйлыйсың?
 
– Ул популярлыкны казану өчен бик күп көч куярга кирәк. Бер дә җиңел бирелмәде. Суыткычта ипи, колбаса булмаган чаклар да бар иде. Безнең гаилә тормышы тулай торакның 17 квадрат метрлы бүлмәсендә башланды. Бөтен булган акчаны иҗатка сарыф иттек. Ризат мәҗлесләрдә, таксида эшләде, мин – тәрбияче.. Өч тиен тотмыйча, ун тиен алып булмый, диләр. Әти-әниләр дә бик булышты. Маллар үстереп, сатып, ул акчаны шулай ук иҗатка тоттык. Диңгезгә дә беренче тапкыр күптән түгел генә бардык, тунны да былтыр гына алып кидем. Читтән караганда, барысы да бик җиңел кебек тоеладыр...
 
– Ризат нинди ир һәм әти?
 
– Бик таләпчән. Үзем дә шундый. Миңа хәзер үк, шушында ук кирәк. Ризат – игътибарлы, кайгыртучан. Кәефем булмаса, шундук: “Нәрсә булды?” – дип сорый. Күңел халәтемне аңлый. Ул – уңган, акыллы ир. Кызып китә торган ягы бар. Әти буларак бик йомшак. Балалар, бигрәк тә улыбыз Рияз әтисен миңа караганда да күбрәк ярата. Ул аны гел уйната, күңелен күрә. Гомумән, Ризат балалар белән уйнарга оста. 

– Ризат белән ачуланышасызмы?
 
- Ачуланышабыз инде. Без дә шул ук кеше бит. Икебез дә тиз кабынып, тиз сүнәбез. Ләкин озак үпкәләшеп, сөйләшмичә йөри алмыйбыз. Әйткәләшеп алабыз да, бергә утырып ашыйбыз, эшлибез, йоклыйбыз.
 
– Зинира, хыянәт турындагы җырларыгыз күп. Хыянәтне кичерә алыр идеңме?
 
– Юк дип әйтермен дә, Аллам сакласын. Бу әңгәмәне дөнья күргән олы яшьтәге апалар укырга мөмкин. “Әй, балакаем, яшь әле син”, – диярләр. Моңарчы андый хәлне тоймадым, белмәдем, сизмәдем. Һәм булмасын да. Иң мөһиме – матур яшик. Арада андый хәлләр булса, аралар суына, гаиләдә тәртип югала. Андый вакытта сәхнәгә чыгып, матур җырлар да җырлап булмый. Ризат үзе дә тәртип гаиләдә башланырга тиеш дип әйтә килә. Сәхнәгә ничек, нинди кәефтә чыкканыңны, бер-береңә мөнәсәбәтеңне халык шундук күрә.
 
– Барысын да ташлап, өйдә генә утырасы килгән чакларың буламы?
 
– Ике ел декретлы, кредитлы яллар булды. Ризат аны сәхнәдә кызык итеп: “Мин – кредитта, хатын – декретта булды”, – дип сөйли. Башта коронавирус булды, аннары бәби алып кайттык. Аллаһка шөкер, көз аеннан Башкортстанда гастрольләребез башланып китте. Ә Яңа елдан соң Татарстан буйлап концертлар башлана. Балаларны, әйткәнемчә, сеңлем карый. Ул Айгизәне мәктәпкә илтә, алып кайта, өй эшләрен хәзерләргә булыша. Ә кечкенә улыбызны карашырга авылдан әниебез – Ризатның әнисе килде. Ул балалар бакчасында эшләп, кыскартуга эләгеп, фермада бозаулар карый башлаган иде. Әмма коронавирус вакытында вакцина ясатып, йөрәгенә бәрде дә, авырый башлады. Без аның фермадан китеп, безгә килүен, балаларны карашуын үтендек. Әти Сабада яши, эшли. Ялларда аның янына бергә кайтабыз, мунча кереп ял итеп киләбез. Төрле вакытлар була. Балалар авырып китсә бик кыен. Бәлки кызыма киңәшләрем, аның янында булуым кирәктер. Башка әти-әниләр кебек аларны иртән уятып, сөеп, кочаклап мәктәпкә озата алмыйбыз. Ләкин эшләргә, аларны ашатырга, киендерергә, кеше итәргә кирәк. Аллаһка шөкер, Айгизә барысын да кечкенәдән аңлады. Иң мөһиме – авырмасыннар.
 
– Үзеңә вакыт табасыңмы? Гомумән, ике бала әнисе матур фигурасын ничек саклый?
 
– Тырышам инде. Озын-озак гастрольләрдән соң, берничә көнгә өйгә кайткан арада да балаларны калдырып, сәгатьләр буена косметологка чыгып китүне бер ир дә хупламас иде. Шуңа күрә әгәр гастрольдән иртәнге якта кайтсак, балалар йоклаганда иртүк берәр процедурага барып кайтам. Сәхнә матурлыкны ярата, шуңа күрә артист һәрвакыт матур булырга тиеш. Минем турында бу җире, теге җире ясалган, диләр. Ә ясалмаса нишләрсең? Ул вакытта үзен карамый, диячәкләр. Остеопатка йөрим, ничә сәгать буе юлда бөгелеп-сыгылып йөреп аркалар авырта. Гомумән, үзеңне тонуста тотарга кирәк. Ә фигурага килгәндә, тик тормау ярдәм итәдер. Ашыйсы килгәнне ашыйм. Җәй көне авылга кайтып, пешеп чыккан ипигә яңа аертылган каймак ягып, өстенә җиләк кайнатмасы салып ашарга яратам. Ул шундук билдә дә, биттә дә беленә башлый. Көзгә таба, концертлар алдыннан тамакны тыярга тырышам. Хәрәкәттә булырга кирәк.
 
– Синеңчә, бәхетле гаилә формуласы нинди?
 
– Гаиләдә тәртип, бер-береңә хөрмәт, ике арада мәхәббәт булырга тиеш. Әти-әнигә карап балалар үсә. Балаларга дөрес тәрбия бирергә, үзебезгә тәртипле, акыллы булырга кирәк.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 24.11.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»